Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урыссуда батискаф һәлакәтендә гомере өзелгән табиб Равил Вәлиуллинны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Урыссуда батискаф һәлакәтендә гомере өзелгән табиб Равил Вәлиуллинны соңгы юлга озаттылар
Фото: "Ютазинская новь"

Татарстанның Ютазы районы Урыссу бистәсе халкы 27 мартта Мисырда батискаф һәлакәтендә гомере өзелгән 41 яшьлек табиб-реаниматолог Равил Вәлиуллинны соңгы юлга озатты. Бу хакта «Челнинские известия» басмасы яза.

Озату мәрасимендә табибның туганнары, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнашкан.

Ютазы районы хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова ирле-хатынлы Вәлиуллиннар белән 2017 елда танышуын әйтә. Ул Равил Вәлиуллинның үз эшенең остасы булуын ассызыклый – аны күп кенә пациентлар күрмәгән дә, чөнки ул һәрвакыт реанимациядә булган.

Нинди генә һава торышы булса да, көндез дә, төнлә дә, авыруларны коткарыр өчен, хастаханәгә килергә әзер иде, ди ул. Ерак Мисырда булган экстремаль хәлдә дә ул Гиппократ антына тугры калган.

Мәрхүмнең хатыны, җирле хастаханә педиатры Кристина Вәлиуллина гаиләләренә килгән олы кайгыны уртаклашкан һәркемгә рәхмәт әйткән.

Фото һәм видеолар «Ютазинская новь» сайтыннан алынды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2025
    Исемсез
    Кызганыч хэл, врачлар болай да житми
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100