Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урып-җыю эшләре ахырына якынлаша: быел Татарстан ашлыгы кайсы илләргә китәчәк?

Татарстанда быел бөртеклеләрне җыю узган елга караганда 10 көнгә иртәрәк тәмамланачак. Бүгенге көндә бөртеклеләрнең 1 процентын гына җыеп аласы калган (кукурузны исәпкә алмаганда) – бу якынча 15 мең гектар. Урып-җыю эшләре, 5 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск һәм тагын берничә районда тәмамланмаган.

news_top_970_100
Урып-җыю эшләре ахырына якынлаша: быел Татарстан ашлыгы кайсы илләргә китәчәк?
Фото: https://rt-online.ru/

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, быел республикага 3,8 млн тоннага якын бодай, арпа һәм арыш керәчәк. Игеннәрнең уртача уңышы – гектардан 26 центнер. Бу 2022 елга караганда 11 центнерга кимрәк, ул елны Татарстан рекордлы 5,2 млн тонна ашлык җыйган иде. Бу аңлашыла да: корылык үз эзен калдырды, дип яза «Республика Татарстан» корреспонденты Фәридә Якушева.

Шулай да, коры җәй кайбер районнарга уңыш буенча рекордлар куярга комачауламады. Мәсәлән, Тәтештә бер гектардан 39 центнердан артык, Чүпрәле районында – 38 центнер, Кама Тамагы һәм Кукмара районнарында 35 центнердан артык ашлык суктырылган.

Республика уңышында районнарның өлеше турында сөйләсәк, Арча (170 мең тоннадан артык), Тәтеш (168,2 мең тонна), Буа (156,5 мең тонна) һәм Чүпрәле (142,1 мең тонна) районнары зур өлеш керткән.

«Мондый һава торышында сез ничек шундый нәтиҗәләргә ирешә алдыгыз?» – дип кызыксына «РТ» корреспонденты Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Тәлгать Хәлитовтан. «Осталык һәм хезмәт!» – дип җавап бирә ул.

Ачыкланганча, бу – җирле игенчеләрнең осталыгы гына түгел икән. Чүпрәле ашлыгының товар авырлыгына озакка сузылган корылыктан соң яуган яңгырлар йогынты ясаган. Ашлык юешләнгән, шуңа күрә авыррак булып чыккан.

Тулаем алганда, «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР филиалы директоры Татьяна Менликиева хәбәр иткәнчә, катлаулы һава шартлары Татарстан ашлыгының сыйфат күрсәткечләрен бозмаган. Ул бөртекле культуралар өчен узган елдагыдан яхшырак та булып чыккан.

Фото: https://rt-online.ru/

– Без тулаем җыеп алынган бодайның 44 процентын тикшердек – бу 965 мең тонна. 15 сыйфат күрсәткече буенча сынаулар үткәрдек (аксымның масса өлеше, клейковинаның күләме һәм сыйфаты, дымлылык, чүп үләне һәм бөртекле катнашмалар һ.б.), – дип сөйләде Менликиева. – Бөртектә клейковина күләме 20тән 33 процентка кадәр җитә, ә нормада ул 23 процент булырга тиеш. Без тикшергән бодайның 74 проценты 3-4нче класслы булып чыкты (иң югары бодай класслары – 1 һәм 2). Бу – яхшы, азык-төлек ашлыгы: 3нче класслы бодай икмәк пешерү өчен кулланыла, 4нче класс шулай ук, «көчле» бодай белән яхшыртылганнан соң, икмәк пешерү өчен кулланыла ала.

Бөртеклеләрнең сыйфаты куркыныч тудырмый, шуңа күрә Татарстан аграрийлары уңышны, шул исәптән экспортка да, отышлы итеп сатарга өметләнә ала. Дөрес, ашлык сатып алу бәяләре әлегә түбән, ләкин белгечләр октябрь аенда аларның артуын фаразлый.

5нче класс фураж бодаена килгәндә, аңа 23 процент – 491 мең тоннасы туры килә. Ә 18 мең тоннасы дым өлеше буенча ГОСТ таләпләренә туры килми – бу Чүпрәле районыннан алынган барлык ашлык үрнәкләре. Дөрес, җитештерүчеләр бу ашлыкны, әлбәттә, киптерәчәкләр, шуңа күрә аның сыйфаты артачак.

Быел арпа уңышы да узган елгыдан кимрәк – гектарыннан 25,4 центнер, узган ел 37,2 центнер иде. Тулаем уңыш – 1 млн 022 мең тонна, 2022 елда 1 млн 631 мең тонна иде. Бөртеклеләрнең сыйфатын бәяләү үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда нигездә 3нче класслы арпа алынган: тикшерелгән 34 мең тоннаның 10 проценты гына 1нче класслы. Алар Нурлат, Аксубай, Буа һәм Актаныш районнарында үстерелгән. Арыш уңышы белән дә шундыйрак хәл, сыйфаты буенча аның күпчелеге 3нче класска карый.

Татарстанның бөртекле культуралар буенча экспорт потенциалы узган ел дәрәҗәсендә – якынча 112 мең тонна дип бәяләнә. Чит илләргә сату өчен билгеләнгән Татарстан ашлыгын Новороссийск һәм Әстерхан портларына җибәрәләр, анда ул сатып алучы илләрнең таләпләренә туры килү буенча контроль уза (төп күрсәткеч – аксымның масса өлеше 12 проценттан да ким булмаска тиеш), сертификат ала һәм алучыларга – Согуд Гарәбстаны, Төркия, Мисыр, Алжирга озатыла. Республикада төп ашлык экспортерлары булып «Чистополье» агрофирмасы, «Зернопродукт» ашлык компаниясе һәм «Агросила» холдингы тора.

Республика басуларында урып-җыю эшләре бодай, арыш һәм арпа белән генә тәмамланмый. Хәзер кукуруз һәм майлы культуралар – рапс һәм горчица җыю дәвам итә. Көнбагыш җыюны сентябрьнең өченче декадасында башларга планлаштыралар. Шикәр чөгендере һәм бәрәңге алу да дәвам итә. Шуңа күрә аграрийларның ял итәргә вакытлары юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100