Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Урындыкка бәйләп куелган, башы ярылган». Өйдә нәни улы ялгызы калган хатынны үтергәннәр

news_top_970_100

Свердловск өлкәсендә 39 яшьлек хатынны үтерүчене эзлиләр. Екатеринбургта яшәүче Елена К. мәетен Курманка авылындагы бакча йортында табалар. Якынча версия буенча, Еленаны участокны саклаучы Алексей үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«29 сентябрьдә мәрхүмә хатын, «Рено» машинасына утырып, бакчасына китә. Ул бакчаны 1 ай чамасы элек сатып алган. Хатын өйгә тиз кайтырга җыенган булуы ихтимал, ул нәни малаен фатирда үзен генә калдырып торган. Икенче көнне әнисе кайтмагач, борчылган нәни малай әтисенә шалтырата. Ир белән хатын аерылышкан. Бала атасына ни булганын сөйләп бирә, аннары хатын-кыз югалу турында полициягә хәбәр итәләр», – дип сөйли Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

2 тәүлектән соң Еленаның машинасын Екатеринбург боҗра автомобиль юлында табалар.

«Машина юл кырыенда тора, ул агачка бәрелгән», – ди Горелых.

Хатынның мәетен 28 сентябрьдә табалар. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

«Еленаны урындыкка бәйләнгән килеш тапканнар. Башы ярылган», – ди «КП» чыганагы.

Тикшерүчеләр бакча күршеләрен сораштыра. Җинаятьтә шикләнелүче – коттедж сакчысы һәм төрле эшләр башкаручы. Ул Алексей исемле. Якынча белешмә буенча, Елена аны үзе эшкә алган. Хәзер аны эзлиләр.

«Ул бик мәрхәмәтле, ачык кеше иде. Теләгәненә һәрчак ирешә иде. Улы туу – аның иң зур бәхете булды. Ул аны бик көтте. Акыллы, матур, бөтен шәхес, эшендә профессионал. Мондый кешеләр уйламыйча эшләми һәм тормышны үзләре ташлап китми», – ди мәрхүмәнең танышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100