Урын өстендә ята торган бабайны үз улы буып үтергән
61 яшьлек ир-ат җаваплылыктан качу өчен төрле белешмәләр алырга маташкан.
Башкортстанның Уфа шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек ир-ат үз әтисен буып үтергән. Республиканың югары суды аңа карата хөкем карары чыгарган. Бу турыда Башкортстан прокуратурасы хәбәр итте.
Суд ачыклаганча, 2018 елның декабрь аенда төнлә белән 61 яшьлек ир-ат өендә аракы эчеп утыра. Бу вакытта аның 86 яшьлек әтисе урын өстендә ята, ул параличланган була. Әти кеше улыннан ашарга сорый. Улы исә авыру атаны кыйный башлый, өч кабыргасын сындыра һәм буып үтерә.
Әтисенең үлеме сәбәбен яшерү өчен, бу ир-ат поликлиникадан ялган белешмә алырга маташып карый. Табиблар «авырып үлде» дип язып бирсә, ир-ат атасын экспертизасыз гына җирли алыр иде. Тик хастаханә бу кешегә белешмә бирми. Мәетне тикшерүгә озаталар һәм бабайның көч кулланып үтерелүен ачыклыйлар.
Җинаятьче ир-ат гаебен танымый. Ул төрле версияләр сөйләп карый. Ләкин присяжныйлар суды аңа карата гаепләү карары чыгара. Атасын үтергән кешене 14 елга төрмәгә озаталар.