Урын өстендә телефон белән уйнап яту ни дәрәҗәдә зыянлы?
Сорауга КДМУның неврология, нейрохирургия һәм генетика кафедрасы мөдире Эдуард Якупов җавап бирде.
- Зәңгәр экранга төбәлеп утыру мелатонин бүленешен ике тапкырга киметә, димәк, йокыны ике тапкырга киметә дигән сүз. Йокы бүлмәсе бары тик ике әйбер өчен – йокы һәм секс (спальня=сон+секс). Ул мөнәсәбәтләрне ачыклау да, телевизор карау урыны да, телефонга текәлеп яту урыны да түгел. Мелатонин караңгыда бүленеп чыга. Мобиль телефон яктысы ул гормонны яндыра.