Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урын өстендә яткан авыруны ничек карарга: «Аларны яткан хәлдә ашатырга ярамый»

Резеда Габдрахманова - сирәк белгеч, республикада андый белгечләр нибары 3 кенә. Ул – «Кайгырту мәктәбе» җитәкчесе, Татарстанның региональ тренеры. Ул Чаллыдагы социаль хезмәткәрләрне, шәфкать туташларын һәм авыруның туганнарын урын өстендәге кешеләрне дөрес карарга өйрәтә.

news_top_970_100

Элек, урын өстендәге авыруны дөрес карау, дигән төшенчә юк иде бит? Якын кешеләре аларны кулларыннан килгәнчә карыйлар иде. 

– Бүген барысы да закон дәрәҗәсендә тамырдан үзгәрде. Хәзер социаль хезмәткәр – ул авыруны карау хезмәтләрен башкаручы кеше. Шуңа күрә аларны һәм шәфкать туташларын, шулай ук авыруларның туганнарын укытуга ихтыяҗ туды. 2019 елдан бирле мин 1185 кешене укыттым, шуларның 643е – урын өстендә ятучы авыруларның туганнары. Мин Чаллы, Тукай районы, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Җәлил, Балык Бистәсе халкын укыту өчен җаваплы.

Фото: https://chelny-izvest.ru/

Авыруларның туганнары өчен укыту ничек оештырыла? 

– Уку бушлай, язылу буенча. «Ышаныч» үзәгенә шалтыратып язылырга кирәк. Мин урын өстендә ятучы авыру һәм туганнары яшәгән йортка барам. Аларны 1,5-2 сәгать дәвамында авыруны карарга өйрәтәм. 

Авыруны дөрес карамау нәтиҗәсендә караучы кешедә сәламәтлек проблемалары барлыкка килергә мөмкин. Алар арасында иң еш нинди җәрәхәтләр очрый? 

– Нигездә, авыруны караучыларның барлык туганнарының, шәфкать туташларының, социаль хезмәткәрләрнең умыртка баганасы авырта, эчке органнары төшә. Барысы да авыруны дөрес күтәрмәү аркасында. Кеше үзе дә инвалидлык алырга мөмкин. Мин социаль хезмәткәр булып эшли башлаганда укыту әле юк иде, урын өстендәге авыруларны күтәрдем, аларны күчереп салдым һәм аркамны авырттырдым. 

Шуңа күрә авыруны торгызганда һәм борып яткырганда дөрес итеп эш итәргә кирәк. Һәрбер манипуляция алдыннан штангист позасын алырга кирәк: аяклар иңбаш киңлегендә, тезләр бераз бөгелгән, арка туры булырга тиеш.

Төрле җайланмалар бардыр? 

– Авыру өчен функциональ карават сатып алырга киңәш итәм. Ул урын өстендәге кешене карауны җитди җиңеләйтәчәк: аның баш астында торган өлеше күтәрелә, авыруның аяклары булган өлешен дә күтәрергә мөмкин. Карават һәр яктан килергә мөмкин булган урында торырга тиеш. Аның бәясе – 15 меңнән 40 мең сумга кадәр. 

Фото: https://chelny-izvest.ru/

Белмичә, урын өстендәге кешегә нинди җәрәхәтләр ясарга мөмкин? 

– Дөрес карамаганда авырттыру, буыннар тартылу, хәтта сыну җәрәхәтләре ясарга мөмкин. Кеше гәүдәсендә кагылырга ярамаган урыннар бар, болар – муен, култык асты, бил, терсәкләр, кул чуклары, тезләр, бот сөякләре. Кешене тәненең йомшак өлешләреннән генә тотарга ярый.

Ялгыш хәрәкәтләр аркасында җәрәхәтләр ясаудан тыш, авыруларда тагын нинди проблемалар барлыкка килергә мөмкин? 

– Еш кына аларны яткан хәлдә ашаталар. Болай эшләргә ярамый. Азык кисәкчекләре сулыш юлларына эләгергә, шуннан анда ялкынсыну башланып, ул хәтта пневмониягә әйләнергә мөмкин. Ашатканда авыруны утыртырга кирәк. Пневмония хәрәкәтсез яткан кешеләрдә дә барлыкка килә ала. Урын өстендәге авыруларда гәүдәләренең сөякләре чыгып торган өлешләрендә җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин. Башта ул кызарып кына чыга, аннары чиләнеп яралана, бу җәрәхәт сөяккә кадәр барып җитә ала. Моның өчен 1 тәүлек вакыт җитә. 

Минем бер авыруым бар иде. Ял вакытында балалары аның берүзен 1 атнага калдырып киткәннәр, аны карамаганнар. Мин әлеге бабай янына килгәндә, аның бөтен тәне җәрәхәтләнеп беткән иде. Яткан кешегә 2 сәгать саен позаларын үзгәртергә кирәк. Бу җәрәхәтләр бик авыр дәвалана. Шуңа күрә гел карап торырга кирәк. Әлбәттә, сөенечле тәмамланган очраклар да була. Мисал өчен, интенсив реабилитациядән соң, бот сөяге сынып урын өстенә калган кешеләрнең дә аякка басу очраклары бар. 

Социаль иминият фонды аша, бушлай, җәрәхәтләр барлыкка килүгә каршы махсус матрас алырга мөмкин. Ул бик уңайлы, анда яткан кеше һәрвакыт хәрәкәттә. Анда үзеңне тыныч дулкыннар өстендә яткан кебек хис итәсең. Массаж хәрәкәтләре кешенең тәнен хәрәкәтләндерә. Ул үпкә авыруларын да кисәтә.

Һәр манипуляция алдыннан авыру кешегә бу турыда әйтеп барасыз. Бу нигә кирәк?

– Авыру кеше аны хәзер янга әйләндереп яткырачакларын, утыртачакларын, ашатачакларын белергә тиеш. Нәрсә ашаячагы турында да әйтергә кирәк. Ул куркып тормаска тиеш, югыйсә кан басымы күтәрелүе ихтимал, бу исә йөрәк өянәгенә китерергә мөмкин. 

Кайбер кешеләр авыру туганнары өчен барысын да үзләре эшләргә тырышалар, алай дөресме?

– Кешене чикләргә ярамый, аның ресурсларын кулланырга кирәк. Әгәр дә ул үзе ашый, бәрәңге чистарта, аш бүлмәсенә чыга, чәйнекне кабызып, телефоннан шалтырата ала икән, барысын да эшләсен. Әгәр чикләсәгез, бу аның өчен изоляция, стресс булачак. Аның тормышка карата кызыксынуы югалачак һәм яшәү теләге сүнә барачак.


«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Ольга Степанова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100