news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уртача хезмәт хакы йөз мең сумнан арткан тармакларны атадылар

news_top

Статистика мәгълүматларына таянып РИА Новости исәпләп чыгарганча, ноябрь аенда Россиядә 28 тармакта эшләүчеләр уртача 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алган.

Финансчылар һәм иминиятләштерүчеләр ноябрьдә ил буенча уртача 191,5 мең сум алганнар, тәмәке эшләнмәләре җитештерүдә мәшгуль булучылар — 181,6 мең, ә халыкара оешма хезмәткәрләре — 176,8 мең сум. Бишлеккә шулай ук якынча 176 мең сумлык хезмәт хакы белән «айтишниклар» һәм нефтьчеләр керә. Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә – 163,1 мең, су транспорты хезмәткәрләрендә – 160 мең.

100 мең сумнан югары хезмәт хакы компьютерлар, электр җиһазлары, нефть продуктлары, дарулар, химик матдәләр җитештерү өлкәсендә булган. Моннан тыш, мондый керемнәрне металлургия җитештерүендә, күмер чыгаруда эшләүчеләр, шулай ук төзүчеләр алган.

Оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы салымнар алынганчы һәм премияләрне кертеп исәпләнә. Ул барлык хезмәткәрләрнең, шул исәптән үтә югары хезмәт хакы алучыларның да керемнәрен исәпкә ала. Октябрьдә ул Россиядә 99,7 мең сум тәшкил иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар