Россиядә октябрьдә уртача хезмәт хакы 400 мең сумнан артып киткән бердәнбер тармак яңадан иминиятләштерү (перестрахование) булган. Бу хакта РИА Новости яза.
Октябрьдә яңадан имниятләштерү өлкәсендә уртача керем 439,6 мең сумны тәшкил иткән.
Октябрьдә иң югары хезмәт хаклары булган бишлеккә холдинглар хезмәткәрләре (322,4 мең), фондлар идарәчеләре (257,8 мең), дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары хезмәткәрләре (256 мең) һәм балык тотучылар (251,9 мең) кергән.
Беренче унлыкта программа тәэминаты чыгаручылар (244 мең) һәм программа тәэминаты ясаучылар (223,5 мең) да бар. Газ чыгаруда эшләүчеләр 223,1 мең сум, һава юлында пассажирлар йөртүчеләр 221 мең, ә кайбер арадашчы финанс компанияләре хезмәткәрләре 213,9 мең сум акча эшләгән.
Оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы салымнар тотып калганчы исәпләнә һәм премияләрне дә үз эченә ала. Ул барлык хезмәткәрләрнең керемнәрен, шул исәптән югары хезмәт хакларын дә исәпкә ала.