news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уртача хезмәт хакы 200 мең сумнан артык булган тармакларны атадылар

news_top

Россиядә 2026 елның июлендә икътисади эшчәнлекнең биш төрендә уртача хезмәт хакы 200 мең сумнан артып киткән. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Алар арасында иң югары күрсәткеч финанс һәм иминият эшчәнлеге өлкәсендә булган – 243,4 мең сум. Тәмәке эшләнмәләре җитештерүдә уртача хезмәт хакы 230,3 мең сум, һава һәм космик транспорт өлкәсендә 227,3 мең сум тәшкил иткән.

Экстерриториаль оешмалар һәм органнар эшчәнлегендә бу күрсәткеч 224,3 мең сумга җиткән. Нефть һәм табигый газ чыгару өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 208,7 мең сум тәшкил иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар