Югары белеме булмаган укытучыларга да мәктәпләрдә укыту рөхсәт ителергә мөмкин. Бу инициатива – мәгариф министры Сергей Кравцовныкы.
Югары белеме булмаган укытучыларга 5-9нчы классларда укытырга рөхсәт ителәчәк, аларны ПТУ, колледжларда әзерләячәкләр. Моңа кадәр югары белеме булмаганнар бары тик балалар бакчаларында һәм башлангыч классларда гына белем бирә ала иде. Мәгариф министры моны укытучылар җитмәү белән аңлата. Шул сәбәпле, предметларны да ПТУ белеме алганнар укыта алачак, дип яза «КоммерсантЪ».
Министр бу хакта Петербургтагы халыкара икътисади форумда игълан итте. Министрлык, бу инициатива педагоглар белән килештереләчәк, диде.
«Корммерсанъ» язуынча, мәктәпләрдә 3 процент укытучылар җитми. Булган укытучыларның да күпчелеге пенсия һәм пенсия алды яшендә.