Урта һөнәри белем алучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада җиңүчеләр билгеле
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада быел икенче тапкыр үткәрелде. КФУ студенты Гүзәл Басыйрова анда булды.
Бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
«Олимпиадага әзерлек ел дәвамында барды»
Олимпиаданы оештыручы, филология фәннәре кандидаты, доцент Эльвира Динмөхәммәтова бәйгегә әзерлек һәм быелгы үзенчәлекләр турында сөйләде:
Олимпиадага әзерлек ел дәвамында барды. Бу безнең икенче олимпиада инде. Әлбәттә, быел олимпиадада үзгәрешләр бар. Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында укучы студентлар быел гуманитар юнәлештә укучылар һәм, әлбәттә, техник һәм табигать фәннәрендә укучы студентлар категориясе буенча аерып каралды. Моннан тыш, һәр категориядә татар телен туган тел буларак өйрәнүче студентлар һәм татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүче студентлар аерым юнәлешләре буенча үзара сынау үтү рәвешендә эшләрен башкарды», – дип билгеләп үтте ул.
1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барган теркәлү вакытында 302 студент катнашырга теләк белдерде. Алар – республикабызның 26 урта һөнәри белем бирү уку йортында төрле юнәлештә белем алучылар.
Олимпиада ике турда узды. Беренче тур – 2 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр онлайн форматта. Катнашучылар татар теле һәм татар әдәбиятыннан тест сорауларына җавап бирде. 100 балллы тестта 50дән югарырак балл җыйган студентлар йомгаклау турына узды. 12 ноябрьдә институтта 146 студент жюри әгъзалары каршында «Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә минем булачак һөнәрем һәм эшчәнлегем» дигән темага үз проект эшләрен тәкъдим итте.
Фото: © "Интертат", Гүзәл Басыйрова
«Нәтиҗәләр безне бик куандыра»
КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов бәйгенең әһәмиятен аерым билгеләп үтте:
Әлеге бәйгене быел икенче тапкыр үткәрәбез. Узган елда беренче тапкыр үткәрдек. Ни өчен үткәрергә булдык? Безнең мәктәп укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиадалар, конкурслар бар. Югары уку йортлары студентлары өчен бар, башкалар өчен дә бар, ә менә урта һөнәри белем бирүче уку йортлары өчен мондый олимпиадалар юк иде. Узган елгы нәтиҗәләрне күреп, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентларының да татар теле, әдәбияты белән кызыксынуларын, өйрәнүләрен, шушы юнәлештә тикшеренүләр алып баруларын белдек. Шуңа күрә быел тагын кабатларга булдык. Нәтиҗәләр безне бик куандыра – бик талантлы балалар килгән», – диде ул.
Фото: © "Интертат", Гүзәл Басыйрова
Җиңүчеләр
13 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Актлар залында олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясе рәисе Камил Гыйльманов, КФУның өстәмә белем бирү буенча проректоры Илнур Хәйруллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова тапшырдылар.
Олимпиадада беренче урын алучыларга – 30 000, икенче урынга – 25 000, өченче урынны яулаучыларга 20 000 сум акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук аерым номинацияләрдә җиңүчеләр 15 000 сум акчалата бүләккә ия булды.
Фото: © "Интертат", Гүзәл Басыйрова
Татар телен туган теле буларак белүчеләр арасында түбәндәгеләр җиңүче дип табылды:
Социогуманитар юнәлеш – Фәридә Гыйрфанова, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте студенты;
Техник юнәлеш – Зөһрә Галиуллина , КФУның Яр Чаллы институты инженерлык икътисад көллияте студенты;
Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр арасында:
Социогуманитар юнәлеш – Диләрә Гыйззәтуллина , КФУның Яр Чаллы институты инженерлык икътисад көллияте студенты
Техник юнәлеш – Михаил Кириллов, Казан архитектура, төзелеш һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студенты.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да зур уңышлартеләп калабыз!