Бик күп күренекле татар галимнәренең һәм мәдәният эшлеклеләренең туган ягы булган Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында татар халык көнкүреше һәм тарихы музее төзелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Проект «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Музей булдыру идеясе белән Городище районының татар милли-мәдәни автономиясе чыккан.
Йорт-музей 1 нче мәктәп территориясендә урнашачак һәм тарихны белән заманча мәдәниятне берләштерәчәк.
Музейда авыл халкы һәм кунаклар буыннан-буынга тапшырыла торган рухи, мәдәни кыйммәтләр белән таныша алачак. Музейда күргәзмәләр, традицион һөнәрләр буенча остаханәләр, шулай ук яшьләрнең милли мирас белән кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән акцияләр үткәрү планлаштырыла.
«Проект тарихи ядкәр генә түгел, ә мәдәниятне өйрәнү өчен заманча киңлек тә була. Аны гамәлгә ашыру — татар халкының мәдәни үзенчәлеген саклауда мөһим адым. Әлеге эшнең Россия халыклары бердәмлеге елындабашкарылуы аеруча сөенечле», — дип белдерәләр Городище районы администрациясендә.