Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урта Әләзән авылында дүрт кеше сөрем газы белән агуланып үлгән, икесе – балалар

news_top_970_100
Урта Әләзән авылында дүрт кеше сөрем газы белән агуланып үлгән, икесе – балалар
Фото: © "Татар-информ"

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында 2 өлкән кеше һәм 2 бала сөрем газы белән агуланып үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 16 декабрьдә иртән Такташ урамында урнашкан йортларның берсендә була.

«Балалар – 2009 һәм 2010 елда туган малайлар», – дигән телеканал чыганагы.

Якынча белешмә буенча, өйдә газ казаны дөрес эшләмәү сәбәпле, кешеләр сөрем газы белән агуланган. Төгәл сәбәпне белгечләр ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100