news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урманнан нинди агачларны җыеп алып кайтырга ярый?

news_top

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урманда корыган ботакларны җыю тәртибе турында аңлатты.

«Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәреш кертү турында» 18.04.2018 ел, № 77-ФЗ федераль закон нигезендә гражданнар урманнарда ауган агачларны, корыган ботакларны (валежник) үз ихтыяҗы өчен ирекле тәртиптә җыя ала.

«Валежник» дип көчле җил, давыл-буран яки күп итеп кар яву нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин урман-диләнке эшләрен уздырган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган, корыган ботаклар яки агач кәүсәләре атала.

Мондый агачларны урмандагы агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар