Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Урманга сөйрәп алып керде, үбәргә маташты» – 16 яшьлек кызны ат караучы егет урлаган

news_top_970_100
«Урманга сөйрәп алып керде, үбәргә маташты» – 16 яшьлек кызны ат караучы егет урлаган
Фото телеграм-каналлардан алынды

Калининградта яшәүче 16 яшьлек кызны Үзбәкстаннан килгән егет урлап китә язган. Ат караучы егет, урлап, аэропортка алып барган чакта, кыз ишарәләр телендә ярдәм сорап дәшкән. Бу турыда Калининград басмасы яза.

Басма бу кешеләрнең исемнәрен үзгәртеп биргән. Мария ат спорты белән шөгыльләнә, спорт клубында эшләүче Үзбәкстаннан килгән егет Марияне ошатып йөри.

«Санжар мин шөгыльләнә торган ат спорты клубында эшли. Шунда аерым бүлмәдә яши. Безне җитәкчелек ай башында таныштырды, исемен әйтте – шуның белән танышлык бетте. Ул атларны карады. Мин аның белән исәнләшми дә идем», – ди Мария.

29 августта кичке 4ләр тирәсендә Мария тренировкага килә. Санжар аның янына килми. 18.30 тирәсендә бөтен кеше кайтып китә, 20 мин чамасы узгач, Мария дә тукталышка таба чыга.

«Мин юл буйлап бардым. Ул артымнан йөгереп килде. «Әйдә кире киттек», – ди. Мин йөгердем, кычкырдым, юлга чыктым, машиналар мине урап узды. Санжар юл буендагы урманга сөйрәп алып керде, үбәргә маташты, кием астына керде. Мин кычкырудан туктадым, тыныч булып күренергә маташтым», – ди Мария.

Ул интернетта укыганнарын искә төшергән – һөҗүм итүчене тынычландырырга, аның белән сөйләшергә кирәк, дип уйлаган. Аннары базага барырга ризалашкан.

Фото телеграм-каналлардан алынды

Санжар кызның телефонын алган. Бүлмәсенә алып кайтып, батареяга бәйләп куйган. Аннары юлга барып, Мариянең калган әйберләрен – пакетын һәм сумкасын алып килгән.

«Кайткач ул тынычрак иде. Мин аның белән матур сөйләштем, ул мине бәйдән ычкындырды. Төнлә Үзбәкстанга кайтып китүен әйтте», – ди Мария.

Ул үзенә ярдәм итәргә кеше булмавын аңлый. «Кешеләр булган җиргә барсак кына котыла алуымны аңладым. Мин аның белән китәргә телим, дип әйттем. Паспортымның фотосын күрсәттем, мине дә җибәрләр, дип ышандырдым. Ул ышанды. Аннары танышларына шалтыратып, акча алды. Такси чакырды, һәм без аэропортка киттек. Йөртүче әлеге хәлләрне белми иде», – ди Мария.

Аэропортта Санжар кыз яныннан китми, Мария ничек качарга икәнен уйлый.

«Мин халыкара коткару ишарәсе турында искә төшердем. Мөгаен, аэропорт хезмәткәрләре шуны күргәндер. Аннары бәдрәфкә барырга сорадым. Анда 2 кыз бар иде. Мин берсенә иелеп, колагына пышылдап, ярдәм сорадым, әнинең телефонын әйттем. Алар тиз генә полиция чакырды, әнигә шалтыраттылар», – ди Мария.

10 минут узгач, алар янына форма кигән хезмәткәрләр килә. Санжарны миграция бүлегенә алып китәләр. Мария хәзер өендә, тынычланган, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Калининград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Үзбәкстан гражданины булган 22 яшьлек егеткә карата җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, 29 августта кич белән ул Комсомольск бистәсендә тукталыш янында 16 яшьлек кызга карата көч кулланып, үз бүлмәсенә алып керә. Бүлмә якындагы йортта була. Биредә ул кызны берничә сәгать тота. Аннары кызга пычак белән янап, машинага утырта һәм аэропортка алып бара. Ул Урта Азия республикаларының берсенә китмәкче була. Кыз бәдрәфтә таныш булмаган хатын-кызга мөрәҗәгать итә, ярдәм сорый. Шуннан соң кызны урлаучыны аэропорт залында тоткарлыйлар, кызны хастаханәгә алып баралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100