news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урманга барыр алдыннан телефонга нинди кушымталар урнаштырырга кирәк?

news_top
Урманга барыр алдыннан телефонга нинди кушымталар урнаштырырга кирәк?
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Урманга барыр алдыннан смартфонга файдалы кушымталар урнаштырырга кирәк, алар экстрен хәл килеп чыкканда булыша ала. Бу хакта Runet IT-басмасы баш мөхәррире Владимир Зыковка сылтама белән RT сайты яза.

Аның сүзләренчә, урманда элемтә белән проблемалар еш була, шуңа күрә офлайн-карталы навигаторларга басым ясарга кирәк. Мондый сервислар интернет булмаганда да, җирлектә ориентирлашырга ярдәм итә.

Шулай ук маршрутны GPS ярдәмендә терки торган кушымталар да файдалы. Алар урманга кергәннән башлап, юлны яздырып бара һәм кеше адашкан очракта, кире кайтырга булыша.

Моннан тыш, белгеч телефонга компас кушымтасы да урнаштырырга киңәш итә – ул ориентация югалганда булышырга мөмкин.

Шулай ук походка чыгып китәр алдыннан смартфонның зарядкасын тутырырга һәм иң кирәк вакытта телефонның зарядкасы бетмәсен өчен пауэрбанк та алырга кирәк, дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар