Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урманда югалган гөмбә җыючы малайны ике атнадан соң тапканнар

news_top_970_100
Урманда югалган гөмбә җыючы малайны ике атнадан соң тапканнар
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Приморье краенда гөмбә җыярга дип чыгып киткән бала 2 атна урманда ялгызы яшәгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ул үзен эзләп тапканчы тайгада торырга мәҗбүр булган. Балага ничә яшь булуы хәбәр ителми.

«2 атна дәвамында тикшерүче-криминалистлар, коткаручылар, хәрбиләр һәм волонтерлар тайгада югалган гөмбә җыючы малайны эзләде», – дигәннәр ведомствода.

Аннары ачыкланганча, яңгырлар явып, юлны бозган, шуңа күрә бала әйләнеп кайта алмаган. Шулай итеп ул умарталыкта яшәп торырга мәҗбүр булган, эзләп тапканчы шунда торган.

Былтыр Архангельск өлкәсендә 13 яшьлек малай тайгада югалган иде. Ул атасы һәм бабасы белән гөмбәгә бара һәм адаша. Аны коткаручылар эзләп таба, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100