news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Урманда кырмыска бар, кырга чыксаң – бал кортлары, сәхнәдә – Нурзадә»

«Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең юбилей концерты узды. Котлау сүзләре, мактаулар, дәрәҗәле бүләкләр, Һиндстан биюләре, чит телләрдә җырлар... нәрсә генә булмады. Чарадан «Интертат» хәбәрчесенең репортажын тәкъдим итәбез.

news_top
«Урманда кырмыска бар, кырга чыксаң – бал кортлары, сәхнәдә – Нурзадә»
Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Әлеге репортажны Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Фердинанд Сәләхов сүзләре белән башлыйсым килә. Чөнки бу сүзләр Нурзадәгә бик туры китерелеп әйтелде кебек. «Урманда кырмыска бар, кырга чыксаң – бал кортлары, сәхнәдә – Нурзадә. Яфрак та сөйри кырмыска, бүрәнә дә сөйри. Басылып, кысылып үләсен дә белми. Тырыш. Ну, тырыш!.. Аның кебек тырыш булсам мин, «утильсырьё» базасы директоры булып утырыр идем, югыйсә», – диде халык артисты концертта. Фердинанд Сәлахов чакырылган артистларның берсе иде.

Фердинанд Сәлахов чыгышы

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Фердинанд Сәлаховның бу шаян, әмма дөреслеккә туры килә торган сүзләренә концерт барышында һәркем инангандыр дип уйлыйм.

«Сезнең белән очрашуга бик озаклап әзерләндек. Әгәр дә озаграк булып китсә, сездән түземлек сорыйм», – дип кисәткән иде Нурзадә концерт башлангач та. Алдамаган. Озак булды, арылды, ләкин туйдырмады, дип әйтер идем.

Нурзадә һөнәри сәхнәдә 2001 елдан бирле чыгыш ясый. 2006 елда «Уникс» концертлар залында аның беренче концерты була. «Ул вакытта мин тез буыннарыма кадәр калтырап тора торган, әле сәхнәдә биш-алты ел гына эшләгән хатын-кыз идем», – дип искә алды ул.

Аның иҗат юлын гадәти дип әйтеп булмый. Кечкенәдән сәхнәдә булса да, ул һөнәре итеп укытучылык юлын сайлый һәм чит телләр факультетына укырга керә. Белгечлеге буенча ул – инглиз һәм француз телләре укытучысы. Бервакыт Казан шәһәренең 71 нче гимназиясендә инглиз теле укытучысы да була. Ләкин табигате буенча артист булырга тиешле кешене язмышы барыбер сәхнәгә кайтара.

Нурзадә кичәдә чит телләр укытучы булган үткәненә хөрмәт күрсәткәндәй французча җыр да башкарды. Бу Лара Фабиян репертуарыннан легендар «Je t’aime» җыры иде. Җыр тәмамлангач, залдан: «Афәрин!» – дип кычкырдылар. Чыннан да, бик ихлас, күңелгә үтеп керерлек итеп җырлады. Тавышы да француз җырларына бик килешле. Татар артистлары хәзер русча җырлар яздыра башлады бит. Бәлки, Нурзадәгә французча җырлый башларга кирәктер. Ничек уйлыйсыз?

«Бәлеш ашарга чакырганың юк бер дә»

Кичәнең бер матур яңалыгы – җырчының иҗатына дәүләт тарафыннан бәя бирелү булгандыр. Бу кичтә Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт белдерүен әйттеләр. Әлеге боерык 2026 елның 31 октябрендә имзаланган.

Юбилей кичәсендә башка котлаулар да күп булды.

Безнең быел Нурзадә белән танышуыбызга да юбилей. Без аның белән 5 ел элек таныштык. 40 градус салкын көн иде. Новосибирск өлкәсенең Карачи авылында. 5 көнлек турда 10 концерт бирелде. Безгә артистлар килгәне юк иде. Нурзадә кыю булып чыкты… Шуннан соң безнең дуслык башланды.

Нурзадә яхшы дус була белә. Шуның өчен дә сиңа зур рәхмәт. Бөтен Себер татарларыннан рәхмәт сиңа, чөнки Нурзадә Новосибирскида тулы зал җыя алган артист ул. Әлеге концертны бөтенесе хәтерли. Сагынып сиңа сәлам әйтәләр, – диде Новосибирскиның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Рәшидә Хәмзина.

Нурзадә бик оста пешекче дә икән. Күпләр котлау сүзләрен әйткәндә, җырчының шул сәләте турында искә алдылар.

Бүген бу кичәдә синең бәлеш тә пешерүеңне әйттеләр. Ләкин бу сәләтең турында беренче ишетәм. Бәлеш ашарга чакырганың юк бер дә. Ләкин башка сәләтләреңне беләбез. Сине җырчы буларак беләм. Шулай ук укытучы буларак. Чит телләрне укыта идең. Биюче буларак. Татарда «җитмеш төрле һөнәр дә аз», диләр. Бу сәләтләр синдә барысы да бар. Без синең белән горурланабыз. Син Татарстанның бер йолдызы, – диде «Татпотребсоюз» оешмасыннан чыгыш ясаучы кеше.

Нурзадә төрле районнар белән дә хезмәттәшлек итә. Шуңа күрә төрле район җитәкчелегеннән килүчеләр дә бар иде.

Нурзадә – алыштыргысыз дустыбыз. Нинди генә мәдәни чаралар булмасын, Кайбыч районы белән дус һәм тату гына эшләп килә. Бик зур рәхмәт сиңа! Дуслыгыбыз дәвамлы булсын. Моң чишмәң беркайчан да саекмасын. Бик матур җырларың белән шушы тугры тамашачыларыңны куандырып торырга язсын.

Әни турында җырладың. Күңелләрем тулды. Монда һәрбер тамашачының да күзләре яшьләнгәндер. Бик күпләргә үрнәк булганың өчен рәхмәт сиңа. Әти-әнисе бакыйлыкта булса да, төп нигезенә һәр атнада кайта. Ул нигезнең утлары һәрвакыт кабынып тора, – диде Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Рамилә Әбләзова Кайбыч районы җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Татарстанның халык артисты Венера (Афият) Шакирова, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова, Кариев театрының баш режиссеры Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов һәм башкалар да котлау сүзләре әйтте.

«Концертны мин инде дөм ятим булып уздырам»

Нурзадәнең әнисе мәдәният өлкәсендә эшләгәч, ул үзен белә башлаганнан бирле сәхнәдә була. Әнисе белән бергә «мәдәният институтын да тәмамлый» хәтта. Чөнки әнисе укыганда кечкенә Нурзадәне үзе белән лекцияләргә, экзаменнарга йөртә.

Җырчы Нурзадә әнисе белән

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Ул балачагын бик зур җылылык белән искә алды. Балачагыннан истәлекле фотосурәтләр күрсәтте. Шуларны матур хатирәләр белән тулыландырды. Бик бәхетле балачак булган, күрәсең, дип уйлап утырдым. Ул концертта шушы бәхетле балачакны биргән әти-әнисен дә искә алды. Әти-әниләргә багышланган җырлар башкарды. Шуларның берсе – «Әнине сагыну». Бу җыр әнисенең вафатыннан соң Рөстәм Зәкуан сүзләренә иҗат ителгән.

Әти-әни исән-сау чагында кеше шундый бәхетле икән ул. Бәлки, без аны соңга калып кына аңлый торганбыздыр. Чөнки алар һәрвакытта да безнең янәшәбездә булырлар кебек тоела. Ләкин көннәрдән бер көнне кеше башына шундый ачы кайгы килеп төшә. Аннары гына нинди якын кешеләреңне югалтканыңны аңлыйсың…

Бүген концертны мин беренче тапкыр дөм ятим булып сезнең каршыгызда уздырам. Әгәр дә әти-әниләрегез исән икән, мин аларга чын күңелдән озын гомер телим. Сезне сөендереп озак гомерләр яшәсеннәр. Кемнең әти-әниләре юк, бу җырым аларга дога булып ирешсен. Миңа шушы җырны әни вафат булганнан соң махсус язып биргән даими авторларымның берсе Рөстәм Зәкуанга… Кызганыч, ул җырның дөньяга чыкканын ишетә алмады. Шуңа да дога булып ирешсен. Тормыш дәвам итә. Ничек тә булса алга атларга, яшәргә кирәк. Әтинең соңгы сүзләре миңа: «Син бирешмә, алга кара, алга атларга кирәк».

Концертның беренче бүлеге тәмамланыр алдыннан минем өчен аеруча көтелмәгән номер булды. Данир Сабировтан кала биюче татар артистларын күргәнем юк иде әле! Күрәселәр алда булган икән. Нурзадә кечкенәдән биюгә тартылган һәм шушы мәхәббәтен еллар аша үзе белән алып барган. Концертта ул аерым бию номерын тәкъдим итте. Биюнең дә ниндие генә әле – Һиндстан халыклары биюен башкарды.

Нурзадә Һиндстан халыклары биюен бии

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Кыскача эчтәлек

Юбилей кичәсендә Нурзадә белән бер сәхнәдә музыкантлар да булды. Болар – Нурзадә сүзләренчә, «бер кисәк ипине дә икегә бүлеп ашый торган бик якын ахирәте» Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова, шулай ук 20 ел таныш булган Татарстанның атказанган артисты Илфат Шәехов һәм яшь музыкант Инсаф Идиатуллин. Ахыргысы турында Нурзадә: «Һәр төркемдә бер мишәр егете булырга тиеш», – дип белдерде. Инсаф Аксубай якларыннан мишәр егете икән.

Нурзадә юбилей кичәсен күпчелек үзе алып барса да, аның конферансьесы да бар иде. Ул – Татарстанның халык артисты Фәнис Кәлимуллин. Нурзадә Кәлимулиннарның гаилә дуслары булуын да әйтте.

Фәнис Кәлимуллин – Нурзадә клипларының даими актёры да. Кичә барышында экранда кайбер җырлар белән бергә клиплар күрсәтелде. Шунда иң еш очрый торган йөзләрнең берсе ул булгандыр. Нурзадә аны шаяртып «экрандагы җизнием» дип тә атады. Чөнки артистка клипларда җизни ролен башкарырга туры килгән.

Кичәдә шаян номерлар да күрсәтелде. Берсесе – «Һиндстан хикмәтләре», икенчесе бай хатынга өйләнүче ир-ат турында иде. Болар инде еллар дәвамында тикшерелгән номерлар. Чөнки җырчы аларның башка ел программаларында булуын әйтте. Аларда Кариев театры актерлары – Фәнис Кәлимуллин һәм Татарстанның атказанган артисты Әминә Гәлиева; шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Хәбибуллина һәм Раил Рамазанов катнашты. Соңгысы кичәнең режиссеры да иде. Ә сценарий авторы – Нурзадә үзе.

Юбилей кичәсендә Нурзадә иҗат иткән җырлар белән татар эстрадасының танылган җырчылары Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева, Татарстанның аказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар да чыгыш ясады. Динә һәм Рафаэль Латыйповлар җырны сәхнәдә беренче тапкыр җырладылар кебек. Әле сүзләрен тиешенчә ятлап та бетермәгәннәр иде.

Яшь җырчылар – Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар

Фото: © «Интертат», Милена Новикова

Нурзадәнең үзенең дә премьералары булды. Шуларның берсе 90нчы елларда популяр булган җырчы һәм композитор Гайфулла Абзалов белән иде. Аның турында Нурзадә: «Без бик күп еллар иҗатташ дуслар булып яшибез», – диде.

Юбилей кичәсендә Нурзадәнең «Кояшым», «Ярамыйга карамый» кебек хит җырларын да ишеттек. Ул бит әле туйлар да, төрле кичәләр дә алып бара. Кайбер җырлары махсус шундый бәйрәмнәр өчен язылгандыр дип тә уйлап утырдым.

20 елдан артык иҗатны үз эченә алган юбилей кичәсе уңышлы булды дип саныйм. Ул җырчының шәхесен дә ачып күрсәтте, иҗаты белән дә, тормыш юлы белән дә таныштырды. Кирәк урында елатты да, көлдертте дә, сокландырды да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар