Япониядә аю Яңа Зеландиядән килгән йөгерүчегә һөҗүм иткән һәм аның сөякләрен сындырган. Бу хакта РЕН ТВ яза.
Фаҗига октябрь башында Миеко шәһәреннән ерак түгел урында булган. 32 яшьлек Билли Холлора урман буйлап йөгергәндә, ике Гималай аюын күреп алган. Качарга тырышканда, ул ерткычларның берсе туп-туры аңа таба килүен аңлаган. Аюларны куркытырга тырышып, кычкыра башлаган.
«Аюның минем өскә сикерергә җыенганын аңладым, һәм ул шулай эшләде дә», – ди Холлора.
Ир-ат йөзен кулы белән сакларга тырышкан, ләкин аю аның кулын эләктереп алган һәм сындырган. Моның белән генә тукталмаган, аягын тешләгән һәм шуннан соң гына йөгерүчене җибәргән.
Шуннан соң Холлора хатынына шалтыраткан һәм аю һөҗүм итүе турында хәбәр иткән. Ир-атны хастаханәгә китергәннәр, анда аңа берничә операция ясалган. Хәзер ул реабилитация уза һәм кулын дәвалый, диелә хәбәрдә.