news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урманда гөмбәле урыннарны ничек табарга?

news_top
Урманда гөмбәле урыннарны ничек табарга?
Фото: «Татар-информ»

Урманны дөрес сайлау, туфракның дымлылыгы һәм тиешле агачлар булу гөмбәгә бай урыннарны табарга ярдәм итә. Бу хакта «Абзац» басмасына миколог Максим Дьяков сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, һәр гөмбәнең үсү өчен үзенә туры килгән шартлары бар. Аларның күбесе микориза – гөмбә җепселләренең үсемлек тамырлары белән симбиозы ярдәмендә үсә. Шуңа күрә гөмбә эзләгәндә урманда нинди агачлар үсүенә һәм урманның яшенә игътибар итәргә кирәк.

Максим Дьяков әйтүенчә, төрле гөмбәләр төрле агачларны үз итә. Майлы гөмбә еш кына карагай һәм яшь наратлар янында очрый. Ак гөмбә исә ылыслы да, яфраклы да агачлар белән микориза барлыкка китерә ала, әмма күбрәк өлгергән урманнарны өстен күрә. Ә нарат гөмбәсе (боровик) гадәттә картрак урманнарда үсә.

Миколог киңәш иткәнчә, гөмбә эзләүне урман читләреннән, кыр һәм сазлык кырыйларыннан башлау хәерлерәк. Мондый урыннарда бай уңыш очрату мөмкинлеге зуррак.

Кайбер гөмбәләрне алар өчен хас булган шартларга карап эзләргә мөмкин. Әтәч гөмбәсе (лисичка) белән нарат гөмбәсе еш кына мүк арасында үсә. Каен гөмбәсе каенлыкларда очраса, усак гөмбәсе, исеменнән күренгәнчә, усаклыкларны үз итә.

Туфракның дымлылыгы да зур әһәмияткә ия. Гөмбәләр дымлы урман түшәлмәсендә яхшырак үсә. Шуңа күрә коры чордан соң урманга чыгар алдыннан яңгыр явуын көтү хәерле. Гадәттә, яңгырдан соң гөмбәләрнең җыярлык дәрәҗәгә җитеп үсүе өчен өч-дүрт көн вакыт кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар