Урманда аю очраса, ничек котылырга?
Аюга арка белән борылырга, йөгереп китәргә ярамый.
Әгәр урманда йөргәнда аю очратсагыз, паникага бирелмәгез һәм тавыш куптармагыз, җәнлек сезгә якынлаша икән, аңа таш ыргытыгыз яки плащыгызны җилпеп җибәрегез. Әлеге ерткыч зур һәм көтелмәгән әйберләрдән куркып кала дип белдерә коткаручылар. Бу хакта РИА Новости яза.
Июль–август айларында аюларның куышу чоры, һәм көндәшләре белән дошманлашып йөргән ата аю үз территориясендә кеше очратса, аңа ташланырга мөмкин. Ял иткән урыннарда, кеше йөри торган сукмакларда ризык калдыклары калдырырга, лагерьне сукмаклардан читтә оештырырга ярамый.
Учак һәм лагерьдәге компания аюны читтәрәк тота, диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Сукмактан барганда күбрәк тавыш чыгарыгыз: сөйләшегез, җырлагыз, ташка таш бәрегез. Коткаручылар сүзләренчә, аю - бик уяу җәнлек, аңа еш кына кешене ишетеп читкә китү өчен аяк тавышы һәм ботаклар шартлаган тавыш та җитәрлек була.
«Иң мөһиме — нәрсә генә булса да паникага бирелмәскә. Аю үзеннән олырак әйберләр белән очрашырга яратмый. Шуңа күрә аюны куркытуның шундый ысулы бар: рюкзакларыгызны өскә күтәрегез яки бер төркем булып җыелып басыгыз, шулай ук бер-берегезнең җилкәсенә басып куртка да җилпергә була. Әгәр ул якынлашуын дәвам итә икән, аңа таш ыргытыгыз. Кагыйдә буларак, бу алым эшли. Кычкырырга, тавышланырга да була. Аюлар көтелмәгән хәлдән куркып кала», — дип киңәш итә коткаручылар.
Аюга аркагыз белән борылмагыз, йөгереп китәргә тырышмагыз, аның күзенә карап торырга тырышыгыз, җәнлекләр дөньясында бу ниндидер чакыруны аңлата, ди коткаручылар. Әгәр аю арткы аякларына баса икән, бу һәрвакытта да агрессияне аңлатмый: еш кына мондый поза кызыксындырган әйберне яхшылап карау һәм үзенең барлыгын белдерү өчен кулланыла, дип аңлата коткаручылар.
«Ә менә аю сезгә караган килеш аскы иренен тырпайта һәм сезнең якка таба атлый башлый икән, бу — сигнал, димәк, сез аның территориясе бозгансыз, бу „кит“ дигән таләп. „Киткәндә“ аюга арка белән борылырга, тавышланырга, кискен хәрәкәтләр ясарга ярамый, бары тик тизрәк адым белән артка атларга һәм куркыныч зонадан диагональ буенча салмак кына китәргә кирәк. Ә аю артыгыздан сагалый икән инде, туктарга һәм урыннан кузгалмаска кирәк», — диделәр ведомствода.
Әгәр аю һөҗүм итә башлый икән, җиргә ятып үлгән булып кыланырга куша коткаручылар.
«Корсакка яки йомарланып ятарга, кулларны баш артына куярга кирәк. Әгәр үзенә янаган куркыныч юкка чыкканын сизсә, аю һөҗүм итүдән туктый. Мөмкин кадәр озаграк хәрәкәтсез торыгыз. Куркыныч урыннан киткәч, йөгерегез һәм күбрәк тавыш бирегез, кычкырыгыз, сызгырыгыз, башка кешеләрнең игътибарын җәлеп итегез», — диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.