news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урманда агач күркәсе җыючылар белән умартачылар арасында низаг вакытында ике кеше үлгән

news_top
Урманда агач күркәсе җыючылар белән умартачылар арасында низаг вакытында ике кеше үлгән
Салават Камалетдинов, архив

Приморье красенда агач күркәсе җыючылар белән умартачылар арасында низаг килеп чыккан һәм 2 кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Лазовский районының Иске Каменка авылы янында урманда була. Янгын чыккан мунча эчендә 2 кеше мәете табыла. Урында тикшерүчеләр эшли. Җинаять эше ачылган.

Күркә җыючылар һәм 2 умартачы мунчада ял иткән. Алар хәмер эчеп утырган һәм шуннан соң сугыша башлаганнар. 

Тикшерүчеләр ачыклаганча, күркә җыючыларның берсе умартачының башына каты предмет белән суга, ир-ат урында ук үлә. Җинаять эзләрен яшерү өчен, күркә җыючылар мунчага ут төртә. Бу вакытта мунчаның икенче катында йоклап яткан тагын бер умартачы да һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар