ГКУ МО «Мособлпожспас» Телеграм-каналында урманда адашкан очракка киңәшләр чыкты.
Адашканыгызны, коткаручыларсыз кайта алмавыгызны аңласагыз, түбәндәге тәртиптә эшләгез:
- Тирә-якка карагыз, урманга кайдан керүегезне искә төшерергә тырышыгыз. Нинди ориентирлар яныннан уздыгыз, мәсәлән, юл, сукмак, елга, электр энергиясен тапшыру линияләре юкмы. Бу белешмә коткаручыларга сезне эзләү өчен ярдәм итәчәк.
- #112 номерына шалтыратыгыз. Диспетчерның сорауларына төгәл җавап бирегез. Буш сүзләр сөйләмәскә тырышыгыз – телефонның аккумуляторы сүнмәсен. Коткаручылар белән һәрчак элемтә кирәк булыр.
- Коткаручылар эзли башлагач, урында торыгыз. Теләсә кайсы якка бару коткаручыларга эшне җиңеләйтмәс.
- Сигналлар биреп торыгыз. Бу – кычкыру, таяк белән агачка бәрү, сызгыру.
- Паникага бирелмәгез, шуны белеп торыгыз – сезне һичшиксез табачаклар.