news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урманда адашкан әбине агачка бәйләп куелган килеш тапканнар

news_top
Урманда адашкан әбине агачка бәйләп куелган килеш тапканнар
https://t.me/gku_mo_mosoblpojspas, ГКУ МО "Мособлпожспас"

Мәскәү өлкәсендә урманга гөмбәгә киткән 82 яшьлек әби адашкан. Аны агачка бәйләнгән килеш тапканнар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Вакыйга Сергиев-Посад округындагы урманда була. Пенсионер хатын кирәк булса агач башында төн кунуга шактый гына яхшы әзерләнгән. Тәҗрибәле гөмбәче әбинең баулардан тыш азык-төлек, су запасы һәм телефоны да үзе белән була.

Әбине тапкач, тәҗрибәле коткаручылар да гаҗәпкә калган. Өлкән яшьтәге хатынны кич белән соң гына сазлыклы урында күреп алалар. Ул агач башында утырып тора. Әби бераз йоклап алырга җыена, шул чакта егылып төшмәс өчен, үз-үзен агачка бәйләп куйган.

Бәхеткә, аны коткаручылар таба – әбигә агач башында кунарга туры килми. Аңа медицина ярдәме дә таләп ителми. Әби өенә кайтып китә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар