Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урманче, Тукай, кандидатлар һәм сагыш...

12 апрель көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Тукай премиясенә дәгъва кылучы скульптор, рәссам һәм фотографлар арасында иҗатларын тәкъдим итү һәм кызу дискуссия булып үтте. «Интертат» хәбәрчесе, чарадан соң, Тукай премиясе, Кремль тыюлыгында туган хисләр һәм «сагыш» термины турында уйлана.

news_top_970_100
Урманче, Тукай, кандидатлар һәм сагыш...

Чара «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә үзганга күрә, кичә беренче тапкыр Казан Кремле тыюлыгында журналист ролендә булырга туры килде. Кремль бит ул – уникаль җир, бер яктан, шәһәрнең үзәге, син аның яныннан көн саен диярлек үтәсең-узасың, ә шулай да эчендә сирәк, бик сирәк булырга туры килә. Менә мин дә соңгы тапкыр Кремльдә кайчан булганымны искә төшерә алмыйм, ләкин аңа таба атлаганда – төгәл урынын да әйтсәм, татар каһарманнары бюсты аша Спас манарасына таба менгәндә – хәтеремә балачакта шул ук баскычлардан менгәнем искә төште һәм берничә минутка хәтта шул вакытларга әйләнеп кайттым да... Әйтерсең миңа 6 яшь, әни белән шул ук баскычлардан менәбез, берничә минуттан инде Кремль эченә да керәчәкбез…

Кечкенә булсам да, ул вакытта мин инде Казан ханлыгының канлы 1552 елгы битләре турында әби сөйләгән тарихлардан, өйдә бу вакыйгаларга бәйле китапларда ясалган рәсемнәрдән карап белә идем. Нәкъ менә шуңадыр да инде, Казан Кремленә «гүләйт итәргә» килгәндә, мине аның эченә керүдән һәрвакыт нәрсәдер куркыта иде. Ничаклы еллар узган... ә кичә шул ук баскычлардан менгәндә, үземне кабат шул ук уйда тоттым. Хәзер дә куркыта, шомлы хисләр тудыра Кремль.... Ул хис гел минем белән булыр инде, мәңгегә сеңеп калгандыр инде ул... Бу хисләрне тоюда мин ялгыз түгелдер, ул һәр татар кешесендә дә бардыр, дип уйлыйм мин.

Ярый, чара турында сөйләргә кирәк, җитәр…

Уң якта – мин һәм шомлы «баскычлар»

***

Чара «Хәзинә»нең «Бакый Урманче» иҗаты тәкъдим ителгән күргәзмә залында узды. Килгәч тә, җыелган рәссамнар, скульптор, фотографлар авызыннан рус телендә генә сөйләшү ишетелә иде.. Ләкин менә бит парадокс нәрсәдә! Күргәзмә залында Бакый абыйның картина-сыннарыннан аңкыган «татарча вайб» бу сөйләшне минем өчен синхрон рәвештә татар теленә тәрҗемә итеп барды кебек! Уйлап карагыз әле менә! Нинди шәхес булып туарга, үсәргә, яшәргә кирәк, хәзер менә шушы сүзләр язылсын өчен? Кеше күптән юк, ә син яныңда «русча сөйләшкән татарны» синхрон тәрҗемәдә татарча сөйләшә итеп күрәсең... Бер сүз белән – Бакый Урманче! Бакый..! Урманче..!

Беренче булып үз иҗатын танылган фотографлар Евгений Канаев һәм Рамил Гали тәкьдим итте. Алар Тукай премиясенә, бергәләп, «Поэзия и проза жизни. Татарстан 1980-1990-е» фотопроекты белән дәгъва итәләр. Рамил һәм Евгений абый үз проектларын тәкъдим иткәндә, алар артында проектор аша бер-бер артлы бу фотографлар төшергән фотосурәтләр алмашынып торды. Ул фотосурәтләрнең күбесе миңа, сезгә дә таныш. Мәсәлән, Сөембикә манарасына ай күтәргән мәлләр, Ирек мәйданында барган вакыйгалар һәм гади халык, аларның өмет тулган йөзләре аклы-каралы фотолар аша шул чорның бик тиздән «төсле» якка үзгәрәчәген күрсәтәләр иде. Безнең буын 90нчы елларда әле тумаган булса да, күрсәтелгән фотосурәтләр аша шул заман кешеләренә сулыш кебек кирәк булган «саф һава»ны бүген дә тоеп була кебек иде миңа. Яшерен-батырын түгел, ул «һава» бүген дә кирәк…

Фото: © Евгений Канаев «Чиркәү, малай һәм нимб»

Фотографлар чыгышыннан соң кызу дискуссия башланды. Башта Татарстанның сынлы сәнгать музее мөдире Нургалиева Розалия Миргалим кызы фотографларны һәм «үз куллары белән иҗат итүчеләр»не берничек тә бергә бәяләргә ярамаганлыгы турында әйтте. Бу фикерне исә, шул ук минутта, залда утыручы кайбер кешеләр дәвам итеп: «Фотосәнгать өчен гомумән аерым номинация булырга тиеш», – диде. Бүтәннәр исә: «Юк, бу премия бит электән конкурент ярыш кысаларында яши! Әгәр фотосәнгать бу номинациядә урынлы дип табылган икән, димәк, аңа нәкъ менә шушы номинация эчендә бәя бирелергә тиеш тә инде», – дигән фикер белдерде. Рамил абый белән нәкъ менә шушы теманы дәвам итеп сөйләшеп алдык.

Рамил абый, Тукай премиясенә дәгъва итүче рәтендә булуыгыз турында нәрсә әйтә аласыз?

Безнең өчен Тукай премиясенә дәгъва итү – ул зур эш, зур казаныш. Чөнки арабызда Тукай премиясен алган бер фотограф та юк. Бу – кызганыч хәл. Фотографлар өчен бу премиядә җиңү яулау бик мөһим, әгәр дә инде җиңү яуларга язмаган булса, без бу эшне барыбер ташламаячакбыз, чөнки фотосурәт – безнең өчен ул тормышның үзе, без ансыз яши алмыйбыз.

Премиягә бу елны, Евгений Канаев белән бергә, «тарихи», курыкмыйча әйтәм, «тарихи» хезмәтебезне тәкъдим итәбез. Ни өчен тарихи? Чөнки бу фотосурәтләр – барысы Татарстанның мөһим документы. Аларда – тарих һәм документальлек, ә бу – тарихны күрү, аңлау өчен кирәк! Сез күрәсез инде бүгенге заман ишегенә нейрочелтәрләр шакый, һәм бик тиздән менә шушы документальллек юкка чыгачак, чөнки нейрочелтәрләр җиңел генә һәр тарихны үзгәртә алачак. Шуңа күрә фотосурәтнең чисталыгы, хәзер инде төгәл әйтеп була, мәңгелек түгел. Тарих бик тиз юкка чыга, фотограф үлгәч, аның белән бергә аның иҗаты да үлә. Мин бу сүзләрне факт итеп әйтәм.

Дискуссия турында фикерегез нинди?

Әйе, күргәнсездер инде чарада «бүген фотосурәт – ул иҗатмы, әллә иҗат түгелме» дигән тарткалашулар булды. Шуны әйтәсе килә, фотосурәтне инде күптән бөтендөнья күләмендә сәнгать итеп кабул иттеләр, шуңа бүген чыккан бу тавышлар, минемчә, бары тик наданлыктан. Менә бүген космонавтика көне, әйеме, беренче булып космосны кем төшергән? Космик корабльдә бит кисточка, буяулар булмаган... Һәм бу күп әйбердә чагыла, шуңа күрә фотосурәт – ул база!

Рамил абый сез дә, Евгений Александрович та күренекле, танылган фотографлар. Премиядә бергә катнашу сезнең икегезнең дә иҗат масштабын җиткерә ала дип уйлыйсызмы?

Башта без Рифкат Якуповны тәкъдим иттек, ул гомере буе татар халкын төшерде, аңа хезмәт итте, ләкин, кызганычка, ул җиңелде. Узган ел исә Тукай премиясенә Фәрит Гобәев дәгъва итте, ул да җиңә алмады. Шуңа күрә без инде хәзер бер фотографны гына куярга куркабыз, бу елда менә икене куярга уйладык, тагын җиңә алмасак, бер елдан өчне куясы булыр инде (көлә)...

Рамил Гали чыгышы

Икенче булып, үз иҗатын тәкъдим итәргә скульптор Кадим Җәмитов чыгарга тиеш иде, ләкин, Мәскәүдә гомер иткәнгә, аның иҗатын тәкъдим итү Татарстанның сынлы сәнгать музее мөдире Нургалиева Розалия Миргалим кызы иңенә төште:

«Кадим Җәмитов, Мәскәүдә яшәвенә карамастан, безнең милли героебыз. Аның скульптуралары гел милли җанлы, милли характерлы. Без барыбыз аның Сак-Сок, Тукай әкиятләренә кагылышлы скульптуралары белән таныш, ләкин ул – үзенең канатлы, мифологик скульптуралары белән дә танылу алган шәхес.

Менә күптән түгел үткән советта без бүген иҗат ителгән скульптуралар турында фикер алыштык. Алар турында кыскача гына әйтсәң: «Ну просто кошмар!» Аларның барысы баш һәм нечкә гәүдәдән тора, аларда күз белән тотып алырлык бүтән әйбер юк. Нәкъ менә шушы яктан Кадим Җәмитовның иҗаты – шуның киресе. Ул – скульптураларында уникаль ресурс таба алган иҗатчы. Аның куллары белән скульптурага әверелдергән язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар инде күптән үлгән булсалар да, аларга караганда, ул шәхесләр һаман безнең белән яши кебек.

Шул ук Тукайга тукталасым килә. Гомумән, Тукай Кадим Җәмитов иҗатында аерым бер урын алып тора. Ул – Тукайның рухи халәтен күрсәтә алган скульптор! Ул бөек шагыйребезне сурәтләгән скульптураларда безгә: «Тукай – ул мескен түгел, аның хәсрәте бары тик әдәбият белән бәйле, әдәбиятта гына чагыла...» – дип әйтә.

Кадим Җәмитовның тагын бер легендар, бүген инде татар халкының мәдәни кодына әйләнгән эше ул, әлбәттә, «Хөррият» скульптурасы». Мин сезнең аңлавыгызны телим, Кадим Җәмитов бу премиягә чыннан да лаек! Аның вакыты чыннан да җитте!»

Соңгы булып иҗаты турында рәссам Рабис Мөгаллимович сөйләде. Аның иҗаты бүтән шундый ук рәссамнардан нәрсә белән аерыла, дисәгез, ул актив рәвештә, беренчеләрдән булып, танылган татар җырларын рәсем аша иллюстрацияли. Мисал өчен, Рабис абый «Су буйлап» исемле җырга ясалган рәсемен күрсәтте. Аның планнарында алга таба бу эшне тагын да зуррак, масштаблырак итеп эшләү дә бар. Мәсәлән, теләгән кеше танылган бер җырга багышлап ясалган картинага карап кына түгел, ә аның астында төшерелгән qr код аша җырның үзен дә тыңлый алырлык итеп эшли башлау.

Чыгышын тәмамлагач, күп кеше Рабис абыйның эшчәнлегенә карата фикер белдерде. Журналист Айрат Бик-Булатов, мәсәлән, Рабис абыйның рәсемнәрендә дөнья аренасындагы иң уңышлы детальләрне үз иҗатында кулланып, аларны татар кешесе аңларлык «буяулар» аша җиткерә алган сәләте турында әйтте.

Рабис Сәлахов картинасы

Рабис Мөгалимович белән аерым сөйләшкәндә, дөресен әйтим, аның әйткән сүзләрен бирелеп тыңлап булмады. Нигә дисәгез, аның күзләре зәңгәр! Мондый әйберләрне тормышта сирәк күргәнгә, әңгәмә буе зәңгәр күзләргә карарга туры килде. Аллаһ бирсә – бирә инде, талант та, зәңгәр күз дә, Тукай премиясе дә... Соңгысы – бары тик минем фикер! Җиңүче әле билгеле түгел, бу – бары тик үткән «Кандидиатлар арасында премиягә кем лаеклы?» дигән дискуссиядән соң туган шәхсән тойгы. Рабис абыйның сүзләрен мин тыңламасам да, диктофон тыңлаган, сезгә шуларны җиткерәм.

Рабис абый, Тукай премиясе рәссам өчен нәрсә ул?

Әгәр премия Тукай исеме белән аталган икән, димәк, ул – татар дөньясының бер рухи чагылышы. Татар мәдәниятен, дөньясын дәлилле, лаеклы рәвештә күрсәтердәй әсәрләр булса, димәк, без үзебезне Тукайның эзлекле дәвамчысы дип атарга лаеклы. Бу премияне мин шулай кабул итәм, ә инде ул буламы-юкмы – икенче мәсьәлә.

Сезнең иҗатыгызны бүген дискуссия барышында дөньякүләм танылган импрессионист-рәссам Ван Гог иҗаты белән чагыштырдылар, сез үз иҗатыгыз турында нәрсә әйтә аласыз?

Гомумән, төс белән эшләү – ул минем көчле ягым. Мин рәсем ясый башлаганда, беренче нәүбәттә, аның форматы турында уйланам, аннан аңа бик көчле төсләр ыргытам. Бу теге, музыкадагы аккордлар кебек, аның миңа шул вакытта тавышы чыгып торган кебек була. Аннан, әкренләп, бер төсне кысасың, бүтәнен арттырасың. Шулай эшли-эшли, шул аккордларны тулы бер симфония итеп китереп чыгарам. Бу – минем иҗатым, төгәлрәк эшләү ысулым. Укыганда, укытучылар гел: «Синең картинаңны 1х1 см итеп кисеп алсалар да, рамга куярга теләсеннәр», – дип әйтәләр иде. Мин бу сүзләрне, гомерем буе, үз картиналарымны иҗат иткәндә истә тотам. Минем эшләрдә импрессионистик алымнар күренә, әйе. Мәсәлән, ак төсләрне мин буямый калдырам, чөнки ак төстән дә аграк була алмый инде ул, аңа әз генә «оттенок»лар гына өстәп була. Аны аңлата башласаң, күп инде.

Бүгенге дискуссия турында сезнең «үз кулы белән иҗат итүче кешенең» фикерен беләсе килә. Сез фотосурәтне сәнгать дип таныйсызмы?

Фото – ул, әлбәттә, сәнгать, әмма ләкин менә бүген нейрочелтәрләр бар. Хикәя, шигырь яза аламы? Ала! Әйдәгез, алайса аларны да әдәби номинацияга кертик! Бу бит – шулай ук сәнгать! Техник сәнгать! Аерым номинация булсын! Бер калыпта без берничек була алмыйбыз! Фотограф, мәсәлән, төшереп алды, булып чыкмады. Ул аны компьютерга тыга да, эшкәртә дә эшкәртә... Ә бездә андый мөмкинлек юк! Болай була алмый бит инде, егетләр!..

***

Чара тәмамлангач, дөньякүләм танылган Казан рәссамы Николай Фешинның эмиграциягә кадәрге иҗатына багышланган күргәзмә ачылырга тиеш иде, аңарчы бөтен кеше ул ясаган картиналар, скульптуралар белән танышып, алар янында туктап, озак-озак нәрсәдер сөйләшеп, фикерләшеп торды. Мин дә башта алардан үрнәк алып, кулларны артка куеп, үземнән акыллы кеше ясап йөрдем, ләкин алай озак йөреп булмый икән. Куллар арый...

Бөтен кеше Фешин иҗаты белән танышканда, мин исә миңа якынрак булып тоелган Урманче иҗаты тәкъдим ителгән залга кереп киттем. Менә анда чыннан да кызык иде, хәтта нәрсәдер аңлаган кебек тә булдым. Иң башта картиналар караган булсам, аннан Урманче ясаган скульптуралар залына кердем. Менә шунда инде Казан ханлыгының символы – Сөембикә, «Сагыш» скульптурасын күрдем. Ә иң кызыгы – Әлфия Авзалованы күргән кебек тә булдым әле. Шул агачтан чокып ясалган скульптура янына «О-о-о, әллә Әлфия апа инде!» дип карарга барганда, үземнең ялгышканымны аңладым. Скульптураның исеме «Язгы көй» дип атала икән… Ләкин карагыз сез, Әлфия апа бит инде, микрофон гына җитми…

***

Ахырда үземдә чарадан, гомумән бу көннән калган тойгылар турында әйтәсем килә. Кыска итеп җәеп салсаң – сагышлы көн... Килгәндә, ерак калган балачак, ул вакыттан сеңеп калган шомлы тойгылар турында уйландым, аннары күңелгә «Тукай – мескен түгел ул!» дигән сүзләр тиде. Ә соңгы тәэсир иткән әйбер ул – олы яшьтәге бер апаның, Бакый Урманчы ясаган «Сагыш» скульптурасы янында озак басып торганнан соң, экскурсоводтан: «А что такое сагыш?» – дигән соравы булды. Бу хәлдән соң, язылачак мәкаләнең исеме төгәл билгеле иде инде. Ул – аның эчтәлегенә бик аваздаш миңа калса, чөнки Кремльгә кергәндә, күңелемдә сызлап тавыш чыгарган татар халкының сагыш авазы, «Тукай сагышы» – гомумән аерым тема һәм, әлбәттә инде, әйтелгән «А что такое сагыш?» фразасы бу көннең соңгы аккорды иде. Менә шундый мәкалә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100