Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Урманчы дип аталгансың икән, эшләргә кирәк”

Сентябрьнең өченче якшәмбесе - Урманчылар көне. Быел ул бүген - 15 сентябрьгә туры килә. Шул уңайдан күп еллар урманнарда хезмәт куйган шәхесләр белән әңгәмә кордык.

news_top_970_100
“Урманчы дип аталгансың икән, эшләргә кирәк”
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәләре буенча, республикабыз урманнарының гомуми мәйданы – 1 млн. 271 мең гектар. Бу барлык мәйданнарның 17,5 процентын тәшкил итә. Шундый күрсәткеч бар - урманнар 25 проценттан азрак булса, бу инде баланс бозылган дигән сүз.  
 


Урманнарны саклап калу һәм аларның күләмен арттыру өчен быел “Урманнарны саклау” проекты оештырылган. Төп максат – 2024 елга урман кисү һәм урман торгызу арасындагы балансны 100 процентка китерү. Татарстанда шул проект кысаларында 2471 гектар җиргә агач утыртылган. Баланс 66 процентка җиткән.

Татарстанда урман хезмәткәрләре саны 2656га җитә. Шуларның 1914се ир, ә 742се хатын-кыз.

Әлеге өлкәдә хатын-кызлар шактый. Гөлнара Мөхәмәтханова - 2012 елда урманчылык җитәкчесе итеп билгеләнгән беренче хатын-кыз. 



- Мин Киров өлкәсендә үстем. Мәктәпне бетергәч, бер балл җитмичә, институтка керә алмадым. Ә Лубян безгә якында гына – 30 чакрым, шулай итеп, Лубян техникумына (хәзерге Лубян урман-техника көллияте) укырга кердем. Менә шулай очраклы гына үземнең тормышымны урман белән бәйләдем. Моңа бер дә үкенмим, хәзер мин бик шат, чөнки үземнең һөнәрем миңа бик ошый. Бездә коллектив та искиткеч, мин үземнең туган, яшь вакыттан бирле эшләгән коллективымда җитәкче булдым, - диде Дәүләт казна учреждениесе “Бөгелмә урманчылыгы” җитәкчесе Гөлнара Мөхәмәтханова.

- Ә ничек итеп җитәкче вазифасына килдегез?

- Мин урманчылык җитәкчесе булырмын дип беркайчан да уйламый идем. Лубян техникумын бетергәннән соң кияүгә чыктым да, Ютазыга кайттым, 14 ел мастер булып эшләдем, аннары инженер булдым, шуннан 2012 елда җитәкче булырга тәкъдим иттеләр.

- Хатын-кызга бу эшне үзләштерергә авырдыр?

- Авыррак булса да, хатын-кызга аны күрсәтергә ярамый. Әлбәттә, бу күбрәк ирләр һөнәре буларак санала, ләкин хәзерге вакытта, минемчә, хатын-кыз барын да булдыра ала, - ди ул.

Урманчылык җитәкчесе быел урманда барган эшләр турында да сөйләп китте.

- Бөгелмә урманчылыгы мәйданы – 4130 гектар. Бу - республика буенча уртача күрсәткеч. Быел 100 гектар җиргә урман утырттык. Аларны карап үстерәбез, агачны утырту гына түгел, аны тәрбияләү дә кирәк бит. Урманнарны янгыннан саклыйбыз, урман тәртипләрен бозу очракларын булдырмаска тырышабыз. Хәзер менә яңгырлар бетеп, матур көннәр тора, бу безгә урманны сакларга кирәк дигән беренче сигнал. Без яңгырны көтәбез инде, - диде Гөлнара Мөхәмәтханова.

“Бөгелмә урманчылыгы” коллективы яшь саналса да, пенсия яшенә җитүчеләр күбрәк икән.

- Безнең коллективыбыз республикада иң яшьләренең берсе дә әле. Гомер буе шушында эшләгән өлкән буын вәкилләре дә, әле уку тәмамлап эшкә яңа гына эшкә тотынучылары да бар. Шулай да, пенсия яшендәгеләр күбрәк, алар инде эштән китәргә тели, шуңа яшьләрне күбрәк чакырырга тырышабыз. Без студентларны кире безгә эшкә кайтсын дип стипендия түләп укытабыз, - диде ул.

Дәүләт казна учреждениесе “Мамадыш урманчылыгында” урман мастеры булып эшләүче Рәсүл Әгъләмҗанов урманчылыкта яшьләр җитмәвен әйтте. 

 

Хәзер урман хуҗалыкларында кадрлар картая, яшьләр бу эшкә бармый, чөнки хезмәт хакы юк. Яшь специалистлар Лубянда укып чыгалар, эшкә урнашалар, ә акча түләнми. Менә бездә берәү бар, укып чыкты, эшкә килде, хезмәт хакы – 12 мең. Менә без карап торабыз инде, күпме йөрер ул шуның кадәр акчага дип. Менә мин 23 ел эшлим монда, миннән соң килгән бер яшь кеше дә юк. Элек Лубян техникумына укырга конкурс белән кергәннәр, хәзер анда укучы юк. 

- Бөгелмәдә яшьләр эшкә килсен өчен стипендия түләп укыталар, сездә ничек?

- Бездә анысы юк дип әйтә алмыйм, тик укып бетереп эшли башлагач, акча юк бит. Монысы инде ташка кадалган әйбер, әллә кем булсаң да, 12 мең. Хәзер урман хуҗалыгына эшкә килгән яшьләргә йөзләп мең акча түләргә дигән карар чыгаралар бугай, әле анысы да йөз процент көченә кереп җитмәгән.

Рәсүл Әгъләмҗанов үзе бу һөнәргә ничек килгәнен дә сөйләде.

- Мин урман хуҗалыгында 1994 елдан бирле эшлим. Ул вакытта Мамадыш урман хуҗалыгы иде, хәзерге вакытта “Мамадыш урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесендә эшлим. Безнең бит ике оешма, берсе - “Мамадыш урман хуҗалыгы” Дәүләт бюджет учреждениесе, икенчесе Мамадыш урманчылыгы Дәүләт бюджет учреждениесе . Мин икенчесендә мастер булып эшлим. Элек без урманчы булып санала идек, хәзер штатта ул сүз бетте, урман мастеры без. Минем урманчылык буенча белемем дә юк иде, миңа урман мастеры булып эшләүче Илфат абый Закиров килде дә шушы эшне тәкъдим итте. Шуннан кереп киттем бу эшкә, аннан соң Лубянга барып урман хуҗалыгы буенча белем алып, шушы Мамадышның Комазан урманчылыгына килеп урнаштым. Безнең Мамадыш урманчылыгы дүрткә бүленә: Соколка, Норма, Келәүш һәм Комазан урманчылыклары, - диде Рәсүл Әгъләмҗанов. 

- Урман хуҗалыгы (лесхоз) һәм урманчылык (лесничество) нәрсә белән аерыла?

- Безнең “Мамадыш урман хуҗалыгы” – ул хәзерләүче, агач белән тәэмин итүче. Алар агачны Алабугадагы “Кастамону” оешмасына тапшыра. Ә без, “Мамадыш урманчылыгы” – тикшереп торучы орган. Без урмандагы эшләрнең тәртибен карыйбыз. Бөтен урман эшен эшлибез – утыртабыз, яшь үсентеләрне карап үстерәбез, санитар урман кисүләрне уздырабыз, - диде ул.

Дәүләт казна учреждениесе “Шәһәр тирәсендәге урманчылык” җитәкчесе Илнур Кашафеев та урман мастеры нинди эшләр башкарганын һәм урманчылык белән урман хуҗалыгы аермалары турында сөйләде. 
 


- Урман мастеры – штатта бик мөһим эшче. Аның вазифалары: урман контроле, урман тәртипләрен бозу очракларын ачыклау һәм бетерү, янгыннан саклау буенча эшләр алып бару, агачлар утырту, орлык җыю, утау эшләре. Кыскасы, урманда эш бик күп.

Урман мастерларыннан кала, участок урманчысы, урманчылык җитәкчесе һәм аның урынбасары, бөтен язу-сызу эшләрен башкара торган инженерлар бар. Бу урманчылыкта гына, әле урман хуҗалыкларының директорлары, урынбасарлары, янгыннан саклау-химия станциясе эшчеләре, агач-куак үсемлекләре урманчысы, җитештерү участоклары башлыклары. Алар барысы да урман хезмәткәрләре.

Без урманчылык һәм урман хуҗалыгына бүленәбез. Закон буенча, урман хуҗалыгы агачлар утырта, аларны үстерә, янгыннарны сүндерә. Тик урманчылык, тикшереп, беркетмәләр язып йөри торган контроль-күзәтчелек органы булуына карамастан, урман эшләрендә актив катнаша. Һәрхәлдә, без “Шәһәр тирәсендәге урманчылык”та шулай эшлибез, эшләрне бүлешмибез, - диде Илнур Кашафеев.

- Хәзер урман хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар күп. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Бик уңай карыйм, без үзебез дә хатын-кызларны эшкә алырга тырышабыз. Хатын-кызлар язу эшләрен яхшы башкара. Урман кешесе урман кешесе инде ул, ә хатын-кыз пөхтә һәм вакытында бөтен документларны әзерләп куя. Бездә хатын-кыз мастерлар да бар, чөнки бу эшкә дә хатын-кыз карашы башка төрле. Бик җаваплы кызлар эшли бездә, шуларга акчасын да күбрәк түләсәләр иде...

-Димәк, хезмәт хакы түләү буенча проблемалар бар?

- Бу проблема бездә генә түгел, бөтен Россия буйлап, әле чагыштырганда, безнең Татарстанда башка төбәкләргә караганда яхшырак дип әйтә алам.

Илнур Кашафеев акча әз түләнсә дә, эшләргә яшьләр килүен әйтте.

- Бездәге эшчеләрнең уртча яше – 32. Коллективның якынча 70 проценты – 24-36 яшьлек эшчеләр. Инде күп еллар эшләүчеләр дә бар. Алар да түләүләр белән канәгать түгелдер инде, тик урманчы дип аталгансың икән, эшләргә кирәк. Бөтен җирдә дә үз плюслары да, минуслары да бар. Мин үзем тугызынчы классны бетерүгә техникумга кердем, аннары университетка һәм 19 яшемдә урман хуҗалыгына эшкә урнаштым. Шуннан бирле, 15 ел буе урманда эшлим. Мин инде хәзер үземне урманнан читтә итеп күрмим дә.

Җәй көне урманнарда янгын куркынычы бар, тик бу юнәлештә Татарстан урман хезмәткәрләре уңышлы эшли. Республикабызда 2011 елдан бирле урман яну очраклары күзәтелмәгән.”Казан тирәсе урманчылык” җитәкчесе дә үз участокларында янгын булдырмас өчен нәрсәләр эшләгәнен әйтте.

- Безнең 30 мең гектар мәйданы булган Казан тирәсе урманнарында янгыннар булганы юк. Җәй көне хисапчымы син, җитәкчеме, урынбасармы, мастермы безнең бурыч бер – гел элемтәдә булырга. Ирләрнең бөтенесендә дә көрәк, махсус кием, су балоны бар. Урманга куркыныч яный, берәр җирдә үлән яна икән, вакытка һәм эш вазифасына карамыйча, бөтенебез дә янгын кабынып киткән җиргә юнәләбез. Андый очраклар бер дә булмыйча калу мөмкин түгел, тик без янгынны учак хәтле вакытта сүндерергә тырышабыз, зур масштабларга күчәргә ирек бирмибез. Соңгы елларда бәлки һава торышы шулай уңышлы булгандыр, бәлки без үзебез дә тырышып эшлибездер, менә әлегә Аллаһ саклаган, бездә куркыныч янгыннар булганы юк, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100