"Урман үзенә тарта": урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Сентябрьнең һәр өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Планетаның үпкәләре булган урманнарны саклау белән шөгыльләнүче, табигатьне үзләреннән дә артык күреп яратучы әлеге затлар хакында без еш кына онытып та җибәрәбез төсле. Әмма аларның хезмәте бәяләп бетергесез һәм бик кыен да.
"Кешеләр белән эшләү авыр"
Алмаз урман хуҗалыгы өлкәсендә 2012 елдан алып эшли. Үзе данлы Саба ягыннан.- Кечкенәдән урманга, табигатькә гашыйк идем. 11 сыйныфны тәмамлаганда киләчәктә кем булып эшләячәгемне дә алдан күз алдыма китердем. Мин табиб яисә урман сакчысы булачагымны белә идем. Ике уку йортына да кердем, әмма кеше сәламәтлеге, язмышы белән идарә итүгә караганда, урман миңа якынрак булды. Шул вакыт эчендә бу һөнәрне сайлавыма бер генә дә үкенгәнем булмады, - ди ул.
Билгеле инде, табигатьне яратуы, аңа хозурлануы да үзенекен иткәндер. Казан Дәүләт аграр университетының Урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган яшь белгеч карьерасын мастер булып башлый.
- Укып бетергәч, тору урыны булмау, транспорт мәсьәләсе барлыкка килә. Безнең шәһәр яны урманчылыгында гына түгел, башка урманчылыкларда да транспорт кирәк. Яшь белгеч дип тормадылар, тәҗрибәле хезмәткәрләр һәрвакыт ярдәм итте. Эш тәртибен өйрәтеп, аңлатып барды, шуңа да эш башлавы җайлы булды.
Эшли башлаганда шунысы да кыен: бөтен кеше дә бар нәрсәне дә беләм дип уйлый. Кайберәүләрнең өйләре урман территориясенә терәлеп үк тора. Алар шунда чүп-чар ташлый, көзен шунда ук чыгып гөмбә җыя. Алар белән аңлату эшләре алып барасың, аңламаганнарга беркетмәләр язырга да туры килә. Бөтен кеше синең белән ризалашып та бетми, каршы килә, ямьсез сүзләр дә ишеткән булды. Дөрес, аңлаган кешеләр дә бар.
- Андый бәхәсләрне ничек хәл итәсез?
-Хокук бозу очраклары булган очракта, фотосурәткә төшереп алабыз. Җирле үзидарә советлары белән актив эшлибез. Хәзер “Халык контроле” порталы бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Хокук саклау органнары вәкилләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз.
Беркетмә төзелгәннән соң, күпчелек кеше мәҗбүри рәвештә түгелгән чүпне җыя. Чөнки билгеләнгән вакыт эчендә бу башкарылмый икән, штрафның суммасы шактый арта. Кайберләре белмәгәнлектән закон боза. Пенсия яшендәгеләр, өлкәннәргә юл куеп, алар белән сөйләшеп, аңлатып эшләргә тырышабыз, - ди Алмаз Ханнанов.
Яшь белгеч яшерми: бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы зур түгел. Әмма эшнең кызыклы булуы, табигатьнең үзенә тартуы, урманны ярату барыбер үзенекен итә, дип саный ул.
Бер участокта урман каравылчысы һәм биш мастер исәпләнә. Алар карамагына якынча 2200 гектар җир туры килә. Билгеле инде, урманның һәр метрын контрольдә тоту кыен. Бу очракта урман каравылчыларына гади халык ярдәмгә килә.
- Кызганыч, урман шундый әйбер — хокук бозуга шул ук минутта реакция булырга тиеш. Вакытында рейдлар ясау, бигрәк тә янгын куркынычы булган вакытларда аларны ешрак уздыру таләп ителә.
"Халыкның урманга карашы үзгәрде"
- Соңгы берничә елда Татарстанда урман янгыннары бөтенләй дә күзәтелми. Тагын нинди чаралар ярдәмендә сез бу күрсәткечләргә ирешә алдыгыз?
- Аңлату, агитация юнәлешендә бик күп эш алып барыла. Мәктәп балалары белән тыгыз эшлибез, балалар бакчаларына барабыз, югары уку йортларында чыгыш ясыйбыз. Кайчагында укучылар, балалар үзләре безгә килә, чакырганда без дә барабыз. Халыкның да урманга карата карашы бераз үзгәрүгә бәйледер, бәлки.
- Балалар, укучылар белән эшлибез, дидегез. Алар арасында урманчы һөнәрен сайларга теләүчеләр бармы?
- Күп дип әйтмәс идем, әмма бар. Кызыксынучылар шактый. Без алар белән күргәзмәләр оештырабыз, бәйгеләр үткәрәбез.
Урманчы һөнәре: уңай һәм тискәре яклары
- Бу һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын нидә күрәсез?- Табигатькә, саф һавага якын булу, табигатькә хезмәт итү — урманчы һөнәренең уңай яклары. Урман, һава, сулыклар — болар барысы да безнең яшәеш, дип уйлыйм. Чөнки һава булмаса, адәм баласы Җирдә яши алмас иде. Урман хуҗалыгы өлкәсендә шуның белән кызыксынмаган, өйрәнергә теләмәгән кеше эшли алмыйдыр, дип уйлыйм.
Тискәре якларына килгәндә, кеше белән эшләү авыр. Хәзер кешеләр үзләрен бик агрессив тота. Аларның аңлыйсы килмиме, дөрестән дә аңламыйлармы... Эшнең авырлыгы күбрәк шунда.
Казан читендә булгач, төрле вакыйгалар белән очрашырга туры килгәли. Шәһәрдән ераграк урнашкан урман хуҗалыкларга эшләү җиңелрәктер, бәлки. Шуны да әйтәсем килә: кешеләр агачларны, яшеллекне үзләре утыртмаса да, булганны саклый белсеннәр иде.
Илнур Кашафеев: “Бәйрәмне без эштә каршы алабыз”
- Һөнәри бәйрәмне без эштә каршы алабыз. Чөнки көз урманчылар өчен “урак өсте” — урман утырту чоры. Һава торышы яхшы булганда, күбрәк үсентеләр утыртып калырга кирәк. Гадәттә, министрлык җыеп, алдынгыларны тантаналы рәвештә котлый. Коллективта исә, без барыбыз бергә җыелып урманга, тыныч урынга ял итәргә барабыз. Питомникта безнең павильон бар. Шунда уха пешерәбез, ит кыздырабыз, конкурслар оештырабыз. Бәйрәмне истә калдырырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Безнең күбебез урманда үскән диярлек. Бу бәйрәм безгә бик якын,- ди Шәһәр яны урман хуҗалыгы директоры Илнур Кашафеев.
Аның сүзләренчә, әлеге урман хуҗалыгы участогында эшләүчеләрнең уртача яше 39 тирәсе. Яшьләр күп булуга да карамастан, пенсия яшендәгеләр дә шактый, ди ул. Үзенә дә 34 яшь кенә булуга карамастан, Илнур җитәкче булып инде 2012 елдан бирле эшли.
-Бу һөнәр миңа бала чактан якын. Яшьрәк вакытта нигә аны сайладым икән дип уйлаганым да булмады. Урманда үскәнгә, урманчы һөнәренең бөтен үзенчәлекләрен беләм. Әлеге юлны сайлавыма да беркайчан үкенгәнем булмады. Гади кеше өчен бу бик күңелсез эш кебек тоеладыр инде. Ә чынлыкта алай түгел. Урманчы ул бит урманны саклау, утырту белән генә шөгыльләнми. Хәзер мин җитәкчеләр белән ниндидер җыелышта утырам, берничә сәгатьтән урманда, тагын 1-2 сәгатьтән балалар белән мәктәптә яисә бакчада аңлату эшләре алып бара алам. Син төрле катлам кешеләре белән аралашасың, бер урында гына утырмыйсың. Билгеле инде, һәр һөнәрнең минуслары булган кебек, бездә дә юк түгел.
"Урман үзенә тарта"
- Ә нинди тискәре якларны күрсәтә алыр идегез?
- Матди яктан тулысынча тәэмин ителү юк. Әмма кешегә беркайчан да җитми инде ул. Хезмәт хакы бик үк канәгатьләндереп бетерми. Безгә яшь, эшчән егетләр килә, әмма булган бюджеттан арттырып, түләп булмый. Эшләгән кеше эшли инде. Вакыты белән хезмәт хакы арта, билгеле. Яшьләргә эшли башлау кыенрак, билгеле. “Ябышып” калганнар эшли, урман үзенә барыбер тарта ул.
Шулай ук закон ягыннан эшләү өчен шартлар бик үк уңай түгел. Мисал өчен, урман участокларын кадастр теркәү өлкәсендә эшләнелеп бетмәгән урыннар бар.
Шәһәрнең якын булуы да үзен сиздерә. Безнең урман хуҗалыгына 28 торак пункт, 55 бакчачылык ширкәте, өстәвенә Казан килеп тоташа. Кешеләрнең мөнәсәбәте, күп очракта, негатив. Кешеләрдә урманга сакчыл караш тәрбияләргә кирәк. Урман хуҗалыгында эшлисең икән, син урманның, агачларның матурлыгын күрмисең дә, кая чүп-чар, хокук бозылган — шулар күзгә чалына. Шәһәргә якын территорияләрдә бу бигрәк тә күп чагылыш таба.
Дөрес, намуслы кешеләр дә юк түгел. Алар табигать хакында кайгырта, безгә ярдәм итә. Əмма зыян салучылар күбрәк. Без "Зәңгәр күл" тирәсен тәртиптә тотабыз. Рөстәм Нургали улы моның өчен 8 млн сум күләмендә акча да бүлеп бирде. Кайбер кешеләрнең кайдан шулкадәр көч алуына ис китәрлек. Шул күл буена ясап куйган беседканы каерып алып, күл уртасына кертеп куйганнары булды. Менә шундый кешеләр дә бар!
- Урманчылар очрый торган кыенлыклар хакында сөйләдегез. Ə ХХI гасыр урманынын нинди проблемалары бар?
- Урманнарның кадастр теркәве узмаган булуы территорияләрне үзләштерүгә китерә. Без ул юнәлештә дә эшлибез. Хокук бозучыларны судка биреп, ул судларны откан чаклар да бар. Кайбер кешеләрнең социаль яктан җавапсыз булуы да чагылыш таба.
"Табигатькә кайчак кысылырга кирәкми"
- Соңгы елларда табигать бик үзгәрүчән. Һава торышының мондый булуы урманнарда, агачларның сәламәтлегендә дә зыян салмый калмыйдыр?
- Шәһәр яны территорияләрендә ниндидер химикатлар кулланырга ярамый. 2010 елдагы корылыктан соң урман да кипте. Миңа калса, бу бик куркыныч түгел, чөнки табигать үзен-үзе яңарта. Мисал өчен, 2011 елда каенның орлыгы бик күп булды. Табигать үзе барысын да җайлый. Кайчагында хәтта аңа кысылырга да кирәкми.
Урманчылар да үз өлешен кертә. Бик күп агачлар утыртыла. Иммун системасы какшаган агачлар - кешеләр кебек үк, авыруларга тиз бирешә, сына. Андый агачларны кисеп, урманны чистартабыз.
Быел халык җәй яңгырлы булды дип зарланса да, мин җәйне бик шатланып уздырдым. Безнең бөтен утырткан агачларыбыз яхшы үсеп китте, янгыннар булмады.
Казан урманнарында аю да бар!
- Урман агачтан гына түгел, җәнлек- җанварлардан да тора. Соңгы елларда зур урман җәнлекләре күзгә чалынмый бугай...
- Мин алай димәс идем. Кайда икәнен әйтмим, әмма Казаннан 5-6 чакрым ераклыкта, аю яши. Анда азык җитәрлек. Менә икенче ел инде ул анда яшәп ята. Кайсы җирлектә икәнен әйтәсем килми, чөнки ауга йөрергә яратучылар шактый. Кабан дуңгызлары да, боланнар да җитәрлек. Күрше Киров өлкәсеннән дә, Мари Элдан да,Удмуртиядән дә урман җәнлекләре безгә "күченеп" килә.