«Урман янгыннарының күбесе кеше гаебе белән чыга»
Урманда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен, гражданнарга 30 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Һава торышының тиз җылынуы сәбәпле, Татарстанда янгынга каршы сезон ачылышына гадәттәгедән иртәрәк әзерләнәләр. Авиапатрульләрнең маршрут саны арттырылган, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә «бармак аша» караучыларга карата штрафлар билгеләнгән. Бу хакта тәфсилләп KAZANFIRST сайтында Надежда Мещерякова яза.
Республикабызда янгыннар саны 2 тапкыр кимүгә карамастан, проблема әле һаман да иң мөһимнәр исемлегендә кала бирә. Барысына да исә янгын чыгуга китерүче шартлар, төгәлрәк әйткәндә, коры үлән, камыш һәм камыл күплеге сәбәпче. Быел яз ярыйсы ук иртә башланды, янгынга каршы былтыргы сезон 25 апрельдә генә ачылып, 15 октябрьдә ябылган иде. Быел исә аны тагын атна ярымнан, урамнарда тагын да җылытып, карның соңгы калдыклары да эреп беткәч башларга җыеналар, дип хәбәр итә республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
– Бу елның тагын бер аермасы – корыган ботак, урмандагы түшәлгән яфрак һәм кипкән үлән яндыру кебек контрольдә тотыла торган профилактик яндыруларны без көзге вакытка күчерәбез. Федераль штаб тәкъдиме буенча, безнең ведомство карамагындагы структураларга тиешле вазифаларны йөкләдек. Шул рәвешле, утның урман фонды җирләренә күчүе кебек үзен акламаучы хәвеф-хәтәргә язын юл куймаячакбыз, – дип билгеләп үтте спикер.
Татарстан урман фонды авиация мониторингы 1,224 млн гектар җирне үз эченә ала. Хәзерге вакытта 334 очу сәгате ниятләнә, бу – узган елгы белән чагыштырганда 20%ка күбрәк, дигән сүз. Моннан тыш, патрульләр саны 3тән 4кә кадәр арттырылган, аларның озынлыгы да 2290 км га җитә. Республикада барысы 2 һәм 5/3 типтагы 20 урман янгыны станцияләре һәм янгынга каршы коралларның бергә тупланган 14 пункты гамәлдә. Җир өсте патруль маршрутлары саны 239, ә озынлыгы – 13 мең км дан артык.
– Урманда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу административ штрафларга китерә. Гражданнар өчен ул 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 50 мең сумга, юридик затларга 400 мең сумга кадәр. Әгәр кагыйдә бозу нәтиҗәсендә урманда янгын чыккан икән, бу гамәл өчен җинаять эше ачарга мөмкиннәр, – дип кисәтте Зарипов.
Артык җылы һава торышы урнаша икән, кешеләрнең урманда йөрүенә чикләүләр кертеләчәк. Узган елда бу кагыйдә өч мәртәбә кулланышка кергән иде. Һәм тикмәгә түгел: урман янгыннарының 10/9 очрагы нәкъ менә кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында бит. Уйлап тормый гына кеше учак яга, җиргә сүнмәгән тәмәке төпчеге яки шырпы ташлый, шешә һәм аның ватыкларын ташлап калдыра, үлән яндыра. 2022 елда республикадагы һәр 10нчы янгын ландшафтлы, ягъни, табигый рәвештә кабынучы һәм контрольдә тотып булмый торган, киң тарала торган янгын булган. Андый җирдә температура 900-1200 градуска кадәр җитә, шуның белән зур куркыныч тудыра.
– Янгын куркынычы чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү дәүләт системасы (РСЧС) әзерлеген аерым бер ведомствоның гына әзерлеге тәэмин итә алмавын аңлыйбыз. Торак пунктларда территорияне даими рәвештә коры үсемлекләрдән чистартырга, шулай ук, янучан матдәләрне саклауга юл куймаска кирәк. Ачык территорияләрдә ут куллану кагыйдәләрен саклау бик мөһим. Ел саен һәр муниципаль районда махсус профилактик төркемнәр булдырыла. Узган ел алар 2 меңгә якын янгын очрагын булдырмый калдырдылар, – дип ассызыклады Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәт башлыгы урынбасары Константин Чанышев.
2023 елның мартыннан янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр керде. Россия премьер-министры Михаил Мишустин шундый карарга кул куйды. Бер адреста булган корылмалар өчен хәзер янгын куркынычсызлыгы чаралары турында бер күрсәтмә-инструкция расларга мөмкин. Әмма бу таләп торак йортларга, бакча кишәрлекләре, хуҗалык төзелешләре, бакча территориясендә урнашкан гаражлар, шулай ук, шәхси торак йортлар һәм ярдәмче хуҗалыкларга кагылмый. Яңа кагыйдәләр буенча, оешма җитәкчесенә электрон журнал алып барырга һәм бар мәгълүматны электрон рәвештә тутырырга мөмкин. Журнал формасын җитәкче үзе сайлый ала.
Моннан тыш, азык-төлек, эш кораллары, мебель һәм башка предметларны хәзер чардак, подвал, җир асты һәм цоколь биеклегендәге катларда, җилләтү камералары һәм башка техник урыннарда сакларга рөхсәт ителә. Эвакуацион чыгу юлы булып торган подвал тәрәзәләрендә ачылмый торган рәшәткәләр куллану тыела. Ут чыккан очракта, кешеләрне эвакуацияли торган тимер баскычларның ныклыгын, ким дигәндә, 5 елга бер мәртәбә тикшерү-сынау зарур. Эвакуация юлларындагы ишекләр ачыла торган булырга тиеш.
Эвакуация һәм авария вакытында чыгу юлларына көтәр өчен җайланган утыру урыннары, технология кораллары, күргәзмә һәм башка төр кораллар урнаштырырга рөхсәт ителә. Минераль катламына кадәр туфракны янучан материаллардан чистарту полосасының киңлеге арткан. Хәзер ул 1,4 метр тәшкил итә, элек исә 0,5 метр булган. Аннан да бигрәк, урман янгыны куркынычы булган торак пунктлар тирәсендә киңлеге 10 метрдан да ким булмаган сызык-полоса булдырылырга тиеш. Янгын чыгуны кисәтүче җайланмага килгәндә исә, аларны күпбалалы, авыр тормыш хәлендәге яки социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр яши торган фатир һәм торак йортларга урнаштыру зарур.
– Янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструкциягә кизү персонал булып торучы вазифаи затлар исемлеген кертү зарур. Әлбәттә, объектта андыйлар булган очракта, – дип ассызыклый Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча күзәтү эшчәнлеге норматив-техник идарәсе бүлеге башлыгы Евгений Врачев.
Ут белән башкарылучы эшләр өчен, ул кимендә 2 сәгатькә сузыла икән, шул максаттан сайлап алынган урынга күзәтү оештырылырга тиеш. Элек моның өчен вакыт 2 тапкыр күбрәк бирелә иде. Аны видеокүзәтү чаралары кулланып, дистанцион рәвештә күзәтергә дә мөмкин. Янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләре су тулы мичкә һәм ком белән тартмалар урнаштыру таләбен гамәлдән чыгара. Дөрес, алар янгын щитлары җыелмасы өчен норма булып калуларын дәвам итә. Торак пунктлардагы шәхси җир кишәрлекләрендә, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында коры үлән, ботак, яфрак һәм янучан башка үсемлекләрне яккан очракта, аралык башка төзелеш каралтыларыннан 15 метрдан да ким булмаска тиеш.
Урманда янгын фермер гаебе белән чыккан очракта, аларга штраф салудан тыш, субсидияләреннән дә мәхрүм итәчәкләр. Янгын куркынычы чорында аларга коры үлән, чүп һәм урып-җыюдан калган сабак калдыкларын яндыру тыела. Урман янгыннарыннан саклану мәсьәләләре буенча муниципаль район башлыклары белән утырышлар үткәрелгән инде.