Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Яшь белгечләргә 300 мең сумга кадәр түләү каралган»

Урман хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләргә нинди түләүләр бар? Өлкәдә уртача хезмәт хакы күпме? «Интертат» шушы һәм башка сорауларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына юллады. Матбугат хезмәтеннән килгән җавапларны сезгә юллыйбыз.

news_top_970_100
Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Яшь белгечләргә 300 мең сумга кадәр түләү каралган»
tatarstan.ru

Яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралганмы?

Татарстан урман тармагының яшь белгечләренә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларга эшкә урнашканда ярдәм итү чаралары ТР Министрлар Кабинетының 2019 елның 16 декабрендәге 1144нче карары белән билгеләнгән. 

Түләүгә 30 яшькә кадәрге белгечләр дәгъва кыла ала. Алар урман профиле буенча уку йортын тәмамлаган булырга тиеш. Шулай ук, оешмада ким дигәндә 3 ел эшләү зарур булып тора.

Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләргә – 150 мең сум, югары белем бирү оешмасын тәмамлаучыларга 300 мең сум күләмендә акча каралган. 

Татарстанның кайсы районнарында урманчылык һөнәрен үзләштерергә була?

Татарстан Республикасында урман профилен Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында алырга мөмкин.

Көллият Кукмара районы Лубян авылында урнашкан. Көллияттә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» юнәлешләре буенча укулар үткәрелә.

Казан дәүләт аграр университетында Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты бар. Факультетта «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре бар.

Лубян урман-техник көллиятен 9,7 меңнән артык студент тәмамлаган. Чыгарылыш курс студентларының ничә проценты белгечлек буенча эшли?

Соңгы 5 елдагы статистик мәгълүматлар буенча (2018 елдан 2022 елга кадәр) Лубян урман-техник колледжын тәмамлаучыларның 40 проценты әлеге һөнәр буенча эшкә урнаштырылган. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 98 проценты – Татарстан Республикасында, 2 проценты – илнең башка төбәкләрендә эшли.

Әгәр дә кеше эштә җәрәхәтләнсә, страховка бармы?

 Урман хуҗалыгында төрле юнәлештә эшләргә була. Иң куркыныч һөнәрләрнең берсе булып урман кисүче эше санала. Мондый профильдәге барлык белгечләр дә эш киеме һәм башка саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Бәхетсезлек очрагы туган очракта, җитәкчелек тәүлек дәвамында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына, муниципаль район башкарма комитетына һәм дәүләт хакимиятенең башка органнарына, шулай ук профсоюз һәм Россия Федерациясе Социаль иминият фондына хәбәр итәргә тиеш.

Шуннан соң, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре катнашында тикшерү үткәрелә. Зыян күрүчеләр документларны РФ Федераль Җыелышына җибәреп, законда каралган компенсация һәм пособиеләр ала. Аның күләме җәрәхәтнең авырлыгына бәйле.

Урманчы эшенең авырлыгы нәрсәдә?

Урман – ул безнең милли хәзинәбез, илебезнең байлыгы. Урман климатны һәм суны саклый, социаль функцияләр башкара, төбәкнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итә.

Үзләрен шушы һөнәргә багышларга теләүчеләр табигатьне, урманны бөтен йөрәге белән яратырга тиеш. Урманчы эшенең авырлыгына килгәндә, бу – фәлсәфи сорау. Ул һөнәрнең төренә бәйле. Специалистлар урманны яхшы белергә, үзенең теркәлгән кишәрлегендә ориентлаша белергә тиеш. Шулай ук, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, тиз арада карар кабул итәргә һәм төгәл җавап бирергә тиеш.

Урман хуҗалыгында эшләгән кешеләрнең хезмәт нәтиҗәләре тиз вакыт эчендә күренә алмый. Мәсәлән, үсентеләр утырту, коры агачны кисү нәтиҗә биргәнен күрер өчен еллар узуын таләп итә.

Урманчылыкта карьера үсеше бармы?

Татарстан Республикасы урман тармагында карьера үсеше, һичшиксез, белгечнең сәләтенә, аның белеменә, үз квалификациясен күтәрүгә омтылуына бәйле. Әйтик, яшь белгеч урман мастерыннан җитәкчегә кадәр күтәрелергә мөмкин.

Урманчының уртача хезмәт хакы ничә сум тәшкил итә?

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, соңгы елларда хезмәт хакы республика бюджетыннан өстәмә түләүләр хисабына сизелерлек артты.

2022 елга караганда, ТР ДКУ «Урманчылык» хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 32 333 сум, ТР ДБУ «Лесхоз» хезмәткәрләренең 34 182 сумны тәшкил иткән.

Лубян урман-техник көллиятендә укучы студентларга стипендияләр нинди күләмдә түләнелә?

 Яхшы укучы студентларның стипендия күләме 1000 сумны тәшкил итә һәм һәр семестр нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

Шулай ук көллият студентлары укудагы, спорттагы, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектәге уңышлары өчен 5000 сум күләмендә югары стипендия ала.

Лубян урман-техник көллиятендә укучыларның ничә проценты кызлар?

Биредә егетләр һәм кызларның нисбәте тигез диярлек: 60 процентка 40 процент. Анализ буенча, күпчелек очракта егетләр «Урман-парк хуҗалыгы» юнәлешендә белем ала, кызлар «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» юнәлешендә укый.

Лубян урман-техник көллиятендә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-гаммәви чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.

2023 елның мартында Лубян урман-техник көллиятендә Ачык ишекләр көнен үткәрү планлаштырыла. Мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары көллияткә килеп, уку процессын оештыру һәм студентларның тулай торакларда яшәү шартлары белән таныша алачак.

Тулырак мәгълүматны көллиятнең http://lublt.ru сайтында яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны буенча белешергә була.

  •  «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение. Көллияттә белгечләр әзерләү 1921 елдан бирле алып барыла. Бу вакыт эчендә 9,7 меңнән артык белгеч укытып чыгарылган.
  • 2022 елдан башлап көллияткә укырга керү өчен документларны Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (https://www.gosuslugi.ru/) яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/) аша биреп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100