Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урман ташый торган машина белән авариядә ике балалы гаилә һәлак булган

Гаилә белән тау чаңгысы курортына ял итәргә барган чакта 38 яшьлек хатын-кыз идарә итә торган җиңел машина һәлакәткә очрый.

news_top_970_100
Урман ташый торган машина белән авариядә ике балалы гаилә һәлак булган
vk.com/gibddkareliya

16 февральдә Карелиянең Медвежьегорский районында урман ташый торган машина һәм җиңел автомобиль белән һәлакәттә дүрт кеше — ике бала һәм аларның әти-әнисе үлә. Бу турыңа Карелия Республикасы буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.

Петербург номерлары куелган «Хендэ Гетц» автомобиле йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Җиңел машина салонындагы кешеләрнең барысы да үлеп бетә.

«Кола» федераль трассасында Санкт-Петербург — Мурманск юлында иртәнге тугызынчы тирәсендә 38 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Хендэ Гетц» урман ташый торган машинага бәрелә. Якынча белешмә буенча, җиңел машина эчендәге гаилә — Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче дүрт кеше урында ук үлә. Алар арасында 8 яшьлек кыз һәм 5 яшьлек малай бар», — диелә ведомство хәбәрендә.

Полиция мәгълүматы буенча, балалар арткы утыргычта, махсус креслода утыра. Ләкин бәрелү шулкадәр көчле була, әти белән әни дә, ике бала да үлә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, Петербургта яшәүче гаилә тау чаңгысы курортына ял итәргә бара. Бу Мурманск өлкәсендәге Кировскидагы ял итү урыны булуы ихтимал. Машинада тау чаңгысы экипировкасы, сноубордлар була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100