news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урман сукмагында ир белән хатынга күрше ир-ат аткан

news_top

Мәскәү өлкәсендәге Долгопрудный шәһәрендә яшәүче ир белән хатынга атканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«РЕН ТВ» ачыклаганча, Ирина В. һәм Юрий В.га күрше ир-ат һөҗүм итә.

«Биредә яшәүче 52 яшьлек ир-ат Долгопрудный шәһәрендә урман полосасында сукмакта үзенең күршеләре – ир белән хатынга кимендә 5 тапкыр ата», – дигәннәр ведомствода.

Юрий урында ук үлә, Иринаның аягы яралана. Ул үтерүчедән урманга качып китә һәм исән кала. Аны хастаханәгә китергәннәр.

Җинаять урыныннан читтәрәк үтерүченең мәете табыла.

«Бер версия буенча, конфликт мотивы – парковка урыны», – дигән тикшерүчеләр.

Җинаять эше тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар