news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яшь язучылар күңел өшеткеч Суслонгерда: «Тетрәндергеч тарих...»

news_top
Яшь язучылар күңел өшеткеч Суслонгерда: «Тетрәндергеч тарих...»

Марий Эл урманының бу почмагында вакыт әкрен генә ага шикелле. Биек наратларга карап, саф, чиста һава сулап, җирдә үскән мүк җиләген, әтәч гөмбәләрен җыеп рәхәтләнеп йөрисе килә. Ә төрле төстәге мүкне күрегез сез! Рәхәт һәм тыныч монда… Әмма әлеге тынычлык артында бик авыр тарихи вакыйгалар яшеренгән: бу – Суслонгер. Монда меңләгән кеше интектергеч үлемгә дучар булган.

Шулай итеп, берничә машина кеше – «Яңа исем» проекты катнашучылары – Алисә Хисмәтуллина, Таңчулпан Гыйләҗева, Индира Габдуллина, Фирүзә Бикбаева, Айгөл Шәйхелисламова, Тәнзилә Галимуллина, Миләүшә Гафурова, остазлары Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбүдәрова, Ләбиб Лерон, проект кураторы Гөлүсә Закирова, халык язучысы Вахит Имамов һәм башкалар белән «Суслонгер» лагере булган урыннарга юл тоттык.

«Суслонгер – татар язмышының иң авырткан җире. Биредә күпләр газапланып һәлак булган. Әдәби һәм тарихи яктан тулысынча ачылып бетмәгән. Монда язарлык материал күп. Бу сәяхәт яшьләргә яңа уй-фикерләр дә бирергә тиеш», – дип сөйләде Гөлүсә апа Закирова.

Бу сәяхәт минем өчен дә онытылмаслык булды.

Милли һәм патриотик тәрбия бирәләр

«Суслонгер»га юлыбыз Кызыл Яр (марича: Чакмарий) авылы аша булды. Биредә «Суслонгер» тарихын өйрәнгән Галина Алексеевна Лихачева математика укытучысы булып эшли.

Безне: «Исәнмесез!» – дип, мәктәп директоры Владимир Кашков каршы алды. Аның артыннан мәктәпкә кердек.

Мәктәп диварында мари халкының күренекле язучысы Ятман Мичуринга мемориаль тактаны куелган. Язучы 1912-1918 елларда бу мәктәптә укыган, ә 1932-1967 елларда укытучы булып та эшләгән.

Милли киемле мәктәп укучылары ипи-тоз белән каршы алды. Аннан «Туган якны өйрәнү музее»на юл тоттык.

Музей ике залдан тора. Беренчесе – «Хәтер һәм дан» залы. Бу залда Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекләр, солдатларның фотосурәтләре тупланган. Залда шулай ук интернационалист-сугышчылар, Төньяк Кавказдагы кайнар нокталарда хезмәт иткән солдатлар, Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасен бетерүдә катнашучылар, колхозлар төзелеше тарихы, төбәкне үз казанышлары белән данлаган күренекле шәхесләр турында стендлар урын алган.

«Хәтер һәм дан» залын бик озак эшләдек. Архивларда утырырга, материаллар, иске газеталар эзләргә кирәк булды. Һәр бүлек класслар арасында бүленде. Укучылар авылның һәр йортына кереп, солдатларның фотоларын һәм хатларын, Бөек Ватан сугышы вакытында көч куйган тыл хезмәтчеләренең документларын, бүләк кәгазьләрен җыйдылар. Мәктәпкә алып килеп, барысын да өйрәндек, оригиналларын кире кайтардык. Монда нигездә күчермәләр саклана. Һәркем үз туганнары турында бик теләп сөйләде, чөнки һәр гаиләнең үз альбомы, үзенең гаилә архивы бар. Алар үз туганнары белән горурлана. «Туганнарыбызны бары тик без генә түгел, башкалар да белсен иде», – диделәр, – дип сөйләде Владимир Кашков.

Икенче зал – «Этномәдәни үзәк». Аны 2021 елда Мәдәният министрлыгы биргән грант ярдәмендә ачканнар. Монда авыл өе экспозициясе, авыл җирлегенең күренекле кешеләре турында күргәзмәләр, дине нигезләрен өйрәнә торган бүлмә, мәҗүси почмагы бар. «Кызыл Яр халкы 2 дин тота: чиркәүгә дә йөрибез, урманга да чыгабыз. Балаларга шул традицияләрне күрсәтәсебез килде», – ди укытучылар.

«Минем әти «Суслонгер»да булган»

Мәктәптән Галина Лихачеваны алып, Суслонгер авылына юл тоттык. Мәчет янында туктадык. Имам-мөхтәсибе Фәрит хәзрәт Шаһиев һәм биредә имам вазифаларын башкаручы, җирле дини оешма рәисе Илгиз Кәримов каршы алдылар.

Сары таштан төзелгән, зәңгәр түбәле, бик күркәм һәм бай манаралы мәчет иде ул. Эчке ягы да бик якты һәм пөхтә. «Архитектурасы бик кызыклы, – диде Галимҗан Гыйльманов. «Безнең өчен бу мәчет «Кол Шәриф» кебек», – дип әйтте, елмаеп, Фәрит хәзрәт Шаһиев.

«Мин монда имам вазифасын башкарам. Мәчетнең үз имамы Зиннәт хәзрәт бар. Ул хәзер 90 яшендә, «Суслонгер» вакыйгаларын үз күзләре белән күргән кеше, — дип сөйләде Илгиз Кәримов. «Бүген ул җиләк җыя… Мүк җиләге…» – дип аңлатты Фәрит хәзрәт.

Мәчетне 2022 елда ачканнар. Ул Марий Эл мөхтәсибәтенә керә. «Безнең мөхтәсибәткә 7 мәчет керә. Биредә исламны күтәрергә тырышабыз. Бу айда Звениговода да мөселманнар өчен дога урыны ачтык, анда да тырышып эшлибез, кешеләрне исламга чакырырга тырышабыз», – дип сөйләде Фәрит хәзрәт.

Сездә күпме татар яши?

Илгиз Кәримов: «Суслонгерда якынча 300 кеше».

Фәрит хәзрәт Шаһиев: «Катнаш гаиләләр бик күп. Телне онытабыз, татар телендә күбрәк бабайлар сөйләшә».

Мәчеткә йөрүчеләр күпме?

Фәрит хәзрәт Шаһиев: «Җомга көнне якынча 15 кеше килә».

Вәгазьләрне кайсы телдә укыйсыз?

Илгиз Кәримов: «Күбрәк рус телендә. Мин татарча камил сөйләшмим»

Гөлүсә апа хәзрәтләргә «Яңа исем» проекты турында сөйләде, килгән язучылар белән таныштырды. Фәрит хәзрәт проектны хуплап, аларга уңышлар теләде: «Телне күтәрергә кирәк», – диде ул.

Фәрит хәзрәткә ияреп, мәчетнең зур залына кердек. «Бу мәчетне без «Суслонгер»да үлгән солдатларга дога булсын дип салдык. Территориябез бар, анда мәетханә дә ясаячакбыз», – диде ул.

«Суслонгер»да Фәрит хәзрәтнең әтисе дә булган. «Минем әтием дә лагерьда булган икән, ул миңа сөйләмәде. Әнием аңа продуктылар илтеп йөргән. Без Красногорскийда яшәгәнгә уңайрак булган инде, ә читтән килгәннәргә авыррак...»

Лагерь корбаннары рухына дога кылып, юлыбызны дәвам иттек.

«Кукушка» эзләреннән...

Галина Лихачева экскурсияне мәчет яныннан ук башлап җибәрде. Бөек Ватан сугышы чорларында нәкъ мәчет урынында тимер юлы станциясенең депосы була.

«Бөек Ватан сугышы башлангач, мобилизация планы нигезендә, Идел буе хәрби округы территориясендә запас частьләр һәм берләшмәләр формалаша башлый. Шул рәвешле «Суслонгер» лагере барлыкка килә.

Без хәзер депо булган урында торабыз. Моннан тар тимер юл буенча «кукушкалар» (поездлар) Көмеш күлгә йөргән», – диде ул. «Кукушка» атамасы поезд чыгарган тавыш белән бәйле.

Машиналарга төялешеп, «Суслонгер» лагере территориясенә юнәлдек. Урманга керә торган җирдә алга узарга рөхсәт итми торган шлагбаум тора иде. Шул шлагбаумнарны урап, урман юлынан киттек. Монда нарат агачларының тамырлары җиргә чыгып үскән. Комлы юлдан, агач тамырларыннан сикерә-сикерә барып, бик тиздән беренче тукталышыбызга килеп җиттек. «Суслонгер»га барасы да барасы иде әле…

Машиналардан төшкәч, Галина Алексеевна безне агачлар арасына алып кереп китте. Тирә-як табигатькә күз салдым. Шундый матурлык бит монда. Яшеллек, аяк асларын йомшак мүк каплаган. Әйтерсең безнең өчен келәм җәеп куйганнар. Мүк җиләге үсә. Гөмбәләр дә күренгәли...

Галина Алексеевна тау кебек җирләргә алып менде. Бу – «кукушка» йөри торган тар тимер юллар булган җир иде. «Платформасына охшаган урынын карагыз. Шунда төшә торган булганнар...» – дип күрсәтте Галина Лихачева.

Без басып торган җирдә, сугыш елларында фильтрация лагере булуы мөмкин. «Валентина Зобованың «Дорогами ада» дигән китабы бар. Анда ул әтисенең язмышын тасвирлый. Ул Латвия чигендә пограничник була. Сугыш елларында әсирлеккә төшә һәм 4 концлагерь аша уза. 1945 елда, аларны инде атарга алып барганда, Кызыл Армия азат итә. Соңыннан ул фильтрация лагерына эләгә. Әлеге фильтрация лагере Суслонгер авылы янында, якынча 4 чакрым ераклыкта урнашкан була. Без дә шул тирәдә басып торабыз. Сезнең яклардан килгән эзтабарлар да бу тирәдә ниндидер эзләр барлыгын әйтте», – дип сөйләде Галина апа.

Солдат хаты

Галина Лихачева бер солдатның хатынына язган хатын укып күрсәтте. Тын да алмыйча тыңлап тордык.

«Сәлам! Озак вакыт хат яза алмаганым өчен бик гафу ит. Моның сәбәбе – вакыт җитмәү. Хәзер менә кичке сәгать 10да гына яза алам. Кичке 6дан дежурлыкка кердем һәм шулай тәүлек буе мич янында утырырга тиешмен. Йокысыз. Менә шундый тормыш миндә. Яхшылыгы аз.

Хәзер уйлап кара: күпме вакыт аяк өстендә йөрергә туры килә. Көнгә 2 тапкыр, иртәнге биштән кичке унга кадәр 5 километр утынга барабыз, һәрберебез, ишәк шикелле, үз өстенә бер бәйләм утын күтәреп кайта. 2 тапкыр гына ашаталар: иртәнге 7дә һәм көндезге 12дә. Иртән 250 грамм, ә төшкә 500 грамм ипи бирәләр. Аш дигәне – 1 борчак бөртеге белән 1 бәрәңге. Анысы да өшегән һәм черек.

Такта нарлар өстендә йоклыйбыз. Суны кайнатмыйча эчәбез, кайнар су бөтенләй юк. Ут юк. Итекләрне киптерергә урын юк. Кешеләр кар белән юына, ә мин әле бер тапкыр да юынырга өлгермәдем. Юеш булгач, итекләрем бик кысылды, уң аягым ышкылып, яраланып бетте...» – дип яза ир хатынына.

Солдатларның хатыннары, кайда торуларына карамастан, ирләренә ашарларына китереп йөри. Хәтта Теләче районыннан да килүчеләр була. «Бер солдатны монда 1941 елның августында китергәннәр. Хатыны 2 тапкыр ризык китергән. Беренчесендә ашатырга өлгергән, икенчесендә килгәндә, ирен инде фронтка озатканнар. Шулай итеп, ул кире кайтып киткән. Мондый хәлләр бик күп булган», – ди Галина Алексеевна.

Ә «Суслонгер»дагы офицерларның тормышы бөтенләй башка була: солдатлар ачлыктан интегә, ә алар бай тормыш белән яши. Солдатларга тиешле ризыкны, кием-салымнарны сатып рәхәт күрә.

Лагерь эчендә ипи пешерә торган җир, клуб, 2 ашханә, Көмеш күл янында прачечная, мунча була.

Территориядә ферма булуы да ихтимал.

Ворошиловның килгәнлеге – дәлилләнгән факт

1943 елда «Суслонгер» лагерена Клим Ворошилов килә. Аңа лагерьда булган явызлыклар турында кем хәбәр иткән? Моның белән бәйле 2 версия бар. «Николай Сорокинның «Мәңгелек Идел» китабында язылганча, «Суслонгер»дан бер солдатны бүрәнәләр арасына салып җибәргәннәр. Бу – көз көне була. Солдатны бүрәнәләр арасына урнаштырганнар, кулына 3 литр спирт тоттырганнар. Кайдан шуның кадәр спирт алынган? Имеш, медицина пунктыннан. Солдат 3 көндә Мәскәүгә барып җитә. Анда аның туганы аша Ворошиловка хат тапшыралар», – дип сөйләде Галина Алексеевна.

Әмма ул солдатның «кукушка»да бүрәннәр арасында Мәскәүгә кадәр барып җитүе дөреслеккә туры килеп бетми. Чөнки «кукушка»ның тәгәрмәч арасы бик тар була. Ул киң тимер юлдан бара алмый. Шуңа күрә вагон «Суслонгер»га кадәр генә килгән, аннары йөкне икенче вагонга күчергәннәр. Әлеге солдатны бүрәнәләрне бушатканда табып булган.

«Сугыш вакытында Йошкар-Олада физик Вавилов булган, һәм ул Мәскәүгә 2 атна баруын яза. Ә монда вагон 3 көндә барып җиткән», – ди Галина Лихачева.

Икенче версия буенча, Суслонгерда эвакуация госпитале булган. Анда яралылар арасында Ворошилов белән таныш туганнары булган кеше дә яткан. Хат шуның аша тапшырылган. Галина Алексеевна әлеге версия яклы булуы турында әйтте.

Ворошиловның килгәнлеге – дәлилләнгән факт, ди ул. Суслонгерда яшәгән Аида Боровкова балачакта, генералның ничек поездан төшеп, бронялы машинага утырып, Көмеш күлгә китүләрен күрүе турында сөйли. Ворошиловның машинасы бер җирдә батып та кала әле. Шунда кешеләр баткан машинаны чыгарырга дә ярдәм итә.

Лагерьга килгәч, Ворошилов биредәге ачлыкны, тәртипсезлекне күреп, лагерьның начальнигын атып үтерергә әмер биргән, дигән сүз дә бар. Әмма чыннан да җитәкчене атып үтерәләрме? Анысы билгеле түгел.

Истәлек почмагы

Юлыбызны дәвам иттек. Бу юлы «Суслонгер»да һәлак булган солдатлар истәлегенә урнаштырылган мемораиль почмакта тукталдык. Беренче монумент 2011 елда Леонид Коляга һәм Валерий Бондаренко тырышлыгы белән барлыкка килгән. 2014 елда Югары Ослан районыннан килеп, таш урнаштыралар. Шуннан соң Татарстанның Әтнә, Азнакай, Саба, Теләче, Кукмара районнары да якташлары истәлегенә кабер ташлары куя.

Шуларның берсендә «Суслонгер хәрби өйрәтү үзәгендә газаплардан һәм йончыгулардан һәлак булган якташларыбызга Татарстан Республикасы Кукмара районының рәхмәтле халкыннан Ватан сугышында Бөек Җиңү уңаеннан мәңгелек истәлек» дип язылган иде.

Бер землянкага 150 солдат сыйган

Галина Алексеевна «Суслонгер» лагере территориясенең башында торган плитәне дә күрсәтте: «Без эшкә 2014 елда тотындык. Ул вакытта монда плитә күренми иде. 11 ел эчендә ул плитә җир өстенә чыга башлады. Бу – лагерьның башы булган урын. Интернетта бер фотосурәт бар – анда флаглар эленеп тора», – дип сөйләде ул. Шуннан соң 8 километрга сузылган лагерь җирләренә кереп киттек.

Бөек Ватан сугышы елларында монда урман булмый. Биредә чип-чиста, киң алан булган. Юан, биек агачлар гына шул еллар шаһиты булуы мөмкин.

Җирләре аска иңгән землянка чокырлары күренә башлады. Баштан берсен, аннары икенчесен карап, алга атладык. Землянкалар зур. Анда 150ләп кеше яшәгән.

Галина Лихачева Саба районыннан булган солдатның сөйләгәннәрен укып китте:

Аны 1943 елның 8 ноябрендә армиягә алалар. Мин үзем аның белән сөйләштем. 1944 елның маена кадәр ул Көмеш күл буендагы өйрәнү лагеренда була. Аларны Мосин винтовкасыннан... атарга өйрәтәләр.

Яшәү шартлары бик авыр була: бер рота – бер землянкада, 110 кеше. Землянкаларда «буржуйка» мичләре була. Йокларга яфрак белән тутырылган түшәкләр, өсләренә җылы бушлатлар һәм портянкалы итекләр таратканнар. Ә ашату начар: 600 грамм ипи һәм баланда. Җитәкчеләре солдатларны мыскыл итеп, җәберләп тора...

«Суслонгер»да булган күп кенә солдатлар ачлыктан, ялангачлыктан һәм төрле авырулардан һәлак була. Шушы киң урманнарда солдатлар күпләп күмелгән каберлекләр дә бар.

«Яңа исем»дә 60лап яшь язучы катнаша

«Яңа исем» проекты катнашучылары белән Көмеш күл янында тукталыш ясадык. Галина Алексевна сөйләгән куркыныч вакыйгалар башта чуалды..

Биредә безнең кебек ял итүчеләр өчен озын өстәл, эскәмия дә бар иде. Шунда урнаштык, учак ягып, уха пешердек.

Ухага дип бәрәңге, суган тураучы кызлар янына килдем. Алар белән «Яңа исем» проекты турында сөйләшеп алдык.

Фирүзә Бикбаева: «Мин проектта беренче тапкыр катнашам. Узган ел «Иделем акчарлыгы»нда катнаштым да, үземне башка конкурсларда, проектларда да сынап карыйсым килде. Дустым Эльвина миңа катнашырга тәкъдим итте. Проектка беренче көннәреннән үк чынлап торып кереп киттем. Миңа бик ошый. Чөнки үзең язган хезмәтеңне остазга күрсәтеп, син аның фикерен дә ала аласың. Кайвакыт идея кытлыгы була. «Ничек язарга, әсәрнең структура шартлары үтәләме, юкмы – шул сорауларга җавап табарга булыша бу проект. Остазым Галимҗан абый белән очрашуларда, гомумән, уйламаган идеяләр килеп чыга. Әсәрләр язабыз. Бер әсәрне тулысынча төгәлләп, «Мәдәни җомга»га җибәрдем», – диде ул.

«Яңа исем» проекты остазы Ландыш Әбүдәрова яңа сезонны җәй көне башлауларын әйтте. Әлеге вакыт эчендә яшь язучылар татар әдипләренең туган төбәкләрендә булган. «Моңа кадәр без татар әдәбияты тарихы белән кызыксындык. Булачак язучылар үзләренең туган әдәбиятының тарихын белергә тиешләр. Туган әдәбиятның тарихын ничек белеп була? Язучының туган төбәгенә барып. Әгәр Арчага барабыз икән, без Мөхәммәт Мәһдиевның авылына керәбез, Кама Тамагына барабыз икән – Туфан Миңнуллин музеена, аның туган авылына керәбез. Гетеның әйткән сүзе бар: «Әгәр син язучының иҗаты турында белергә телисең икән, син аның туган җиренә бар…» Шуның кебек без Чистай районы Яуширмә авылында, Гаяз Исхакыйның туган ягында да булдык», – дип аңлатты остаз.

«Аны үләргә генә кайтарып җибәргәннәр»

Ландыш Әбүдәровадан да, ни өчен Суслонгерны сайладыгыз, дип сорадым. «Беренчедән, чит мохит белән таныштыру теләге бар иде. Моңа кадәр без гел татар дөньясы белән таныштырдык: татар язучылары, аларның туган төбәкләре белән. «Суслонгер» – татар яугирләренең тарихында үзенчәлекле бер бик авыр яра. Татарстанның һәрбер авылында, һәрбер нәселендә, гаиләдә үк булмаса да, «Суслонгер» лагере белән бәйле язмышлы кешеләр булган. Ничектер ул читтәрәк калган кебек. Минем әнинең әнисенең бертуган абыйсы Мөсәвир сугышка дип чыгып киткән җиреннән «Суслонгер»га эләккән. Шуннан авылга кайтып: «Мин үләргә генә кайттым», – дип, берничә көннән үлеп тә киткән. Аны үләргә генә кайтарып җибәргәннәр.

Бу сәяхәт проектта катнашучыларның иҗатларына ничек тә булса тәэсир итми калмас. Аның бит хис хәтере кала. Алар монда нәрсә сөйләгәннәрне, кая барганнарны, юлны да онытырга мөмкин. Әмма хис хәтере кереп кала һәм, әлбәттә инде, яңадан иҗатка ниндидер бер код булып та килеп керергә мөмкин. Ул аларның иҗатларына нинди дә булса йогынты салмый калмаячак», – дип аңлатты ул.

«Әбием Суслонгерда агач кисүдә эшли»

Проектта өченче ел катнашучы Таңчулпан Гыйләҗева сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты:

«Минем туганнарымның монда килгәннәре бар иде. Әти-әниләр монда баруымны хуплады. Минем күптәннән барасым килгән иде. Шуңа күрә мин бик шат монда килә алганыма. Шундый тетрәндергеч тарих… Минем җизниләрнең туганнары, әтиләре монда булган. Теләчеләр бик күп, диделәр. Тарих битенә үзем килеп кереп караган шикелле», – диде ул.

Галимҗан Гыйльманов шәкерте Индира Габдуллинаның да Суслонгер бистәсе белән бәйләнеше бар.

«Дәү әнием Шакирә колхозда трактор йөртүче булган. Сугыш вакытында ул Марий Эл Республикасының Суслонгерында агач кисүдә эшли. Яхшы хезмәте өчен, ул республика башкаласында авыл хуҗалыгы эшчеләренең икенче конгрессында кыйммәтле бүләккә лаек була. Сугыш авырлыкларына карамастан, ул 3 бала үстерә (дүртенчесе сабый чакта үлә). Әбием – безнең өчен түземлек һәм батырлык үрнәге», – дип сөйләде ул.

Индира Габдуллина проектта беренче ел катнаша. Ул остазлары белән ничек эшләүләре турында да сөйләде:

«Берничә әсәр өстендә остазым Галимҗан абый белән эшләдек. Уртак чатыбызга язганымны җибәрәм. Остазыбыз әсәрләрне җентекләп анализлый, хикәяне яки шигырьне яхшырту буенча киңәш бирә. Бүтән катнашучылар да укып, үз фикерләрен яза ала. Бер-беребездән дә өйрәнәбез. Очрашулар да була, әлбәттә. Турыдан-туры сөйләшергә тагын да яхшырак. Без 14 кеше булабыз. Минемчә, барысы да тырыша. Әлбәттә, кемдер укый, кемдер эшли. Вакыт табарга кирәк. Һәрвакыт иҗатта булу кыен. Барысына да уңышлар телим. Бик күп яхшы әсәрләр иҗат итсеннәр», – дип теләде Индира.

Өчләр тулып киткәч, кайтырга җыена башладык. Юлда тәрәзәдән урманны карап кайттым. Шундый матур табигатьле җирдә шундый кешелексез хәлләр булуы башка сыймый. Бу урманнарга яшь язучыларга гына түгел, һәммәбезнең дә килүе кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар