Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урман чикләвеген ничек киптерергә?

Урман чикләвеген дөрес киптерү өчен киңәшләр.

news_top_970_100
Урман чикләвеген ничек киптерергә?

Бу ел җиләк-җимешкә генә түгел, чикләвеккә дә бай булды. Әлеге урман нигъмәтендә файдалы матдәләр башка чикләвекләргә караганда да күбрәк. Ләкин дөрес киптермәсәң, чикләвекнең төшендә агулы матдәләр җыела башлый икән. Бу турыда » Русский фермер» сайты яза. 

Чикләвекне духовкада киптерү

Җыелган чикләвекләрне яхшылап юыгыз. Суы агып бетсен өчен иләккә салып торырга була. Чикләвекне ватып, кабыгыннан арындырыгыз. Моның өчен махсус чикләвек вату коралы яки кечкенә чүкеч тә ярап куя. 

Төшләрне артык чүпләрдән чистартыгыз. Аннан табага юка гына итеп җәеп салыгыз. 

Духовканы 5-10 минут алдан кабызып, 120 градуска хәтле кыздырыгыз да сүндерегез. Шуннан соң гына духовкага чикләвек төшләрен куегыз. Чикләвекләрне болгаткалап торыгыз. Әзерлеген ашап караган вакытта үзенчәлекле яңгыравык тавыш чыгаруыннан белергә була. 

Нәкъ шул рәвешчә, чикләвекләрне кабыгы белән дә киптерергә мөмкин. Уртача әзер булу вакыты — 20 минут. 

Чикләвекне киптерүнең иң тиз ысулы

Чикләвекне табага салып, ачык ут өстендә киптерергә мөмкин. Төшләрне кыздыру өчен нибары 3-5 минут вакытыгыз китәчәк. Аларны ара-тирә агач көрәкчек белән болгаткалап торырга кирәк. Тик болай киптергән вакытта чикләвекнең төшендәге актив матдәләр һәм витаминнар югалуын онытмагыз. 

 Чикләвекне микродулкынлы мичтә киптерү

Әгәр чикләвегегез артык күп булмаса, киптерү өчен микродулкынлы мич куллана аласыз. Тәлинкәгә чикләвекләрне тезеп, 4-5 минутка микродулкынлы мичкә куегыз. Мичегезнең максималь егәрлеге 750 Вт булган очракта, 6-7 минут вакыт кирәк. Егәрлеге 1000 Вт булса, 4 минут та җитә. 

Чикләвекләрнең әзерлеген кабып карап тикшерегез. Кайнар вакытта алар кибеп бетмәгән кебек тоелырга мөмкин. Шуңа күрә ялгышып озаграк тота күрмәгез.

Махсус комбайнда киптерү

Әгәр сезнең киптерү комбайныгыз бар икән, махсус температураны сайлап (90 градуслар тирәсе), чикләвекләрне 5-6 сәгатькә киптерергә куярга була. Ләкин комбайнда чикләвекне кабыгы белән киптереп булмый. Аның өчен кызурак температуралы режим кирәк.  

Ачык һавада киптерү

Шәхси йорты белән яшәүчеләр чикләвекне гадәти ысул белән киптерә ала. Юып, кабыгыннан чистартып, чикләвек төшләрен поднос, таба яки башка яссы савытка салып, кояшлы һәм җилле урынга куегыз. Чикләвекләрне кабыгыннан чистартмаган килеш тә киптерергә була. Ләкин савыт һәм чикләвекләр арасында һава йөрүен тикшереп торырга кирәк. Вакыт-вакыт болгаткалагыз. Югыйсә, аларның күгәрә һәм карала башлавы ихтимал. Чикләвек салынган савытның өстен юка тукыма белән капларга кирәк. Шул рәвешле сез аларны чебен, шөпшә, кырмыска кебек чакырылмаган кунаклардан саклый алачаксыз. 

Һава торышы начарлануын күрсәгез, чикләвекләрне ышык урынга алып керегез. Кич белән дә өйгә кертеп торыгыз. Иртәнге чык вакытында алар дым тартырга мөмкин. 

Кояшлы, матур көннәр торганда, чикләвекләр уртача бер атна эчендә кибеп өлгерәләр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100