Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урман бете таратучы вирусларга каршы прививка ясатырга буламы?

Сорауга ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

news_top_970_100

- Урман бете ике төрле авыру таратуы белән куркыныч – “клещевой энцефалит” һәм “клещевой боррелиоз”. Боррелиозга каршы прививка юк, ә менә энцефалиттан саклану өчен прививка бар. Урман бете яши торган табигый зоналарда эшләүче һөнәр ияләренә прививка ясала. Риск төркеме – урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, геологлар, урман зоналарында эшләүчеләргә энцефалитка каршы прививка куела. Роспотребнадзор елына 2 меңләп прививка ясый.

Шулай ук теләгән һәркем әлеге прививканы ясата ала. Билгеле, ул түләүле. Әмма аеруча да урман бете киң таралган территорияләргә чыксагыз, әлеге прививканың ярдәме зур. Әйтик, Пермь, Ерак Көнчыгыш, Себердә урман бете энцефалиты ияртү куркынычы зур.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100