"Урман амнистиясе - урманны якларга тиешле кануннан нәрсә көтәргә?
1 октябрь - урман хуҗалыгы өчен әһәмиятле даталарның берсе. “Урман амнистиясе” нигезендә, шушы датага урман фонды җирләрен үзләштерү, аларда коттеджлар, йортлар салуга кагылышлы бәхәсле мәсьәләләргә бәйле мәгълүмат Интернет челтәрендә урнаштырылырга тиеш. Белгечләр урманнарны саклау максаты белән кабул ителгән "Урман амнистиясе" урман фондын үзләштерергә китерергә мөмкин дип саный.
"Урман амнистиясе" 2017 елның 21 июлендә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде. 2016 елның 1 гыйнварына кадәр урман фонды җирләре бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертелгән һәм ул җирдә инде бина салынган булса, кишәрлек урман фонды булудан туктый һәм торак фондлар категориясендәге җиргә әйләнә. Кыскасы, кем йорт салып өлгергән, шул инде җирнең хуҗасына әйләнә. Кем йорт салып өлгермәгән - җир аннан тартып алына.
Амнистия икеләтелгән исәп-хисапны бетерү, бер үк җир кишәрлегенең торак пункт җире булып та, урман фонды җире булып та хисапта торуына нокта кую, урман хуҗалыгы һәм ул урман эченә йорт салган кешеләр арасындагы көрәшне туктату максатлары белән кабул ителгән иде. Закон кабул ителде генә, әмма аны да үз максатларында файдалана алучылар барлыкка килде.
"Боровецк" урманы: кәгазьдәге йортлар
Шундый очракларның берсе турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Чаллыдан Эдуард Нургалиев сөйләде.
Амнистия шарты буенча йорт салынган булырга тиешме? “Урман яратучы” бизнесменнар моны әйләнеп үтү ысулын тапкан – кәгазьдә биналар бар.
Чаллы янындагы Боровецк урманы “табигать яратучылардан” иң зур зыян күргән урманнарның берсе. Инде ике дистә ел буе урманны кыерсыталар.
Эдуард Нургалиев фотосы. Документларда бу урман - урман түгел. Монда ике йорт һәм мунча бар. Әмма алар сүтелгән генә...
Тукай районы администрациясе 3,5 гектар җирне физик затка арендага биргән. Урман амнистиясе буенча бина салынган булырга тиешме? Рәхим итегез - документларда йорт бар. Документларда йорт белән мунчаны "кәгазьдә генә сүтеп", җир кишәрлеген юридик затларга сатканнар. Шул рәвешчә, юридик таләпне әйләнеп үтү ысулын уйлап тапканнар. Сатып алган кеше, бу кишәрлекне кечкенәрәк участокларга бүлеп, өлешләп сатуга керешкән. Гасырлык наратлар үсеп утыган 3,5 гектар җир шәхси кулларга күчкән дә куйган.
“Прокуратурага, урман хуҗалыгы минстрлыгына мөрәҗәгать иттек, ләкин әле күзгә күренерлек нәтиҗәләр юк”, - ди Эдуард.
– Кешеләр ни өчендер урманга килеп йорт салырга ярата. Йорт салгач, урман булудан туктый бит инде ул? – дип гаҗәпләнә Эдуард. - Нигә урманнарны бетерергә, җирләр бик күп бит, миңа калса, әйбәт урыннар күп, йорт салыр өчен урманга керү мөһим түгел. Урманда яшәү уңайсыз да бит, черкиләре бар.
– Ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен соң кешеләр нәкъ менә урман эчендә йорт салырга тели?
– Белмим, мөгаен, үзләре өчен моны “текә” дип саныйлардыр. Бу бизнес. Аларны табыш кына кызыксындыра. Без судлаша, нәрсәдер эшли алмыйбыз, безнең җирне алмыйлар. Бары тик кычкыра, куллар гына селки алабыз.
– Урман хуҗалыгы ни дә булса эшлиме соң?
– Юк, бернәрсә дә эшләмиләр. Хокук саклау органнары кешеләр җитми, финанслау җитми диләр, бәлки,чыннан да шулайдыр.Без Президентка хат яздык, аны 100 дән артык кеше имзалады...
Урман фондын үзләштерү
Мондый очраклар бик күп. Әле кайчан гына агачлар үсеп утырган урында кызыл кирпечтән өч катлы коттедж пәйда булганга халык та, урманчылар да еш кына дәгъва белдерә. “Бу урман!” – дип раслый башлыйлар. Әмма шунысы кызык – еш кына урманның урман икәнен исбатлап булмый. Чөнки шәһәр, район муниципалитетлары шәһәр, бистә, авыл генераль планнарына кайчандыр урман фонданда булган җирне милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) “торак фонд карамагындагы җир” итеп кертә. Урман хуҗалыгы документлары буенча җир кишәрлеге урманныкы булып исәпләнә, ә дәүләт реестрында җир торак пунктныкы санала. Бер үк җир кишәрлеге икесе дә үзенеке саный.
Рәсмиләштергән җир кишәрлекләрен кемнеке икәнлеген еш кына суд та ачыклый алмый. Әмма моңарчы булган практика шуны күрсәтә иде – әгәр урман хуҗалыгы үзенеке саналган җиргә торак объект салып куела икән, аны кире урман хуҗалыгы фондына кайтарып булмый. Урман амнистиясе дә шушындый бәхәсләргә нокта кую максатыннан кабул ителгән иде инде.
Урман амнистиясе: шәһәр янындагы урман мәйданы 12 процентка кими!
Татарстан республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов та “Урман амнистия”сеннән шат түгел. Аның фаразынча, амнистия нәтиҗәсендә Шәһәр яны урман хуҗалыгы җирләре 12 процентка кимиячәк. Бу җирләр Казан шәһәре җирләренә керәчәк. Яшел Үзән, Саба, Нурлат урман хуҗалыклары 0,5 процентка кими. "Дөрес, бу җирләр инде закон кабул ителгәнче үк фактта урман фондында түгел иде", - диде Әмир Бәдертдинов.
"Билгеле, закон кабул ителде, без аны үтәргә тиеш", - ди министрлык вәкиле.
Амнистия нигезендә, торак фондларга күчкән җирләрне компенсацияләү максатыннан, урман хуҗалыгы башка торриторияләргә агач утыртырга тиеш. "Моны кем финансларга тиешлеге каралмаган. Акча бирелсә, без моны эшләр идек, әмма безнең бюджетта бу юк", - диде Әмир Бәдертдинов.
Татарстанда урманга кагылышлы бәхәсле очраклар
Татарстан Президентының коррупциягә каршы көрәш идарәсенең оештыру эшләре бүлеге мөдире Алексей Панкратов әйтүенчә, Татарстандагы урман фонды җирләренең 13 проценты гына кадастр исәбенә алынган.
Алексей Панкратов әйтүенчә, 2014-2015 елларда урман хуҗалыгы өлкәсендә коррупция фактлары буенча 50 җинаять очрагы ачыкланган. Менә аларның кайберләре:
Росреестрның Лаеш районы буенча бүлек җитәкчесе И.Н.Филиппов “Боровое” ял базасындагы җир кишәрлекләрен сатуда гаепле дип табылып, 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.
“Чистопольнефтепродукт” акционерлык җәмгыятенең урман фонды җирләрен үзләштерү факты ачыкланган. Казан Башкарма комитеты 2014 елда Нагорный торак массивы янындагы урман фонды җирләрен АЗС төзергә тапшырган иде.
Зәй районы башлыгы “ВУМН” ширкәтенә 3 гектар урман фонды җирләрен тапшыра. Прокуратура таләбенә карамастан, Росимущество дәүләт милкен кире кайтару өчен берни эшләмәгән.
Урман фонды: бәхәсле җир кишәрлекләре
Урман фонды җирләрен үзләштерү шулкадәр киң таралган, мондый бәхәсле очракларның күпме икәнлеге дә төгәл генә билгеле түгел.
Рослесхоз 263 меңнән артык очракны ачыклаган, аларның гомуми мәйданы 1,7 млн гектар.
Росреестр башка мәгълүматлар биргән: 1,5 млн гектарлы 377 мең “гаугалы” җир участоклары.
Дәүләт Думасының табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре буенча рәисе Никлай Николаев төбәкләрдән алынган мәгълүматлар буенча мондый җирләрнең мәйданы рәсми бәяләмәләргә караганда ике тапкыр күп һәм 3,7 млн гектардан артып китә дип белдергән иде.
1 октябрьгә, “Урман амнистиясе” нигезендә, урман фонды җирләрен үзләштерү, аларда коттеджлар, йортлар салуга кагылышлы бәхәсле мәсьәләләргә бәйле мәгълүмат Интернет челтәрендә урнаштырылырга тиеш. Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов ведомство бу эшне вакытында башкарачак дип белдерде. Шул рәвешчә, урманнарны үзләштерүгә бәйле фактларга ачыклык керергә тиеш. Әмма бу урман эченә йорт салуга бәйле очракларны киметерме - монысын ачык кына белгечләр дә әйтә алмый.