Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урланган сыер карак ир-атны сөзеп үтергән

Урланган сыер карак ир-атны сөзеп үтергән

news_top_970_100
Урланган сыер карак ир-атны сөзеп үтергән
Һиндстанның Карнатака штатында бер ир-атны сыер сөзеп үтергән. Бу турыда The Star басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

50 яшьлек ир-ат фермер хуҗалыгыннан сыер урлый. Говиндаппа (Govindappa) исемле кеше урланган хайванны ике километр ераклыкка алып китә. Ул сыерны йөк машинасына куып кертмәчке була. Шул чакта сыер каракны сөзеп ташлый. эче имгәнгән ир-ат шунда ук һәлак була.

Икенче көнне иртә белән биредә яшәүче кешеләр авыл читендә Говиндаппаның мәетен табып ала. Аны паталогоанатом ярганнан соң, сыер эчен сөзгәнгә үлгән дип нәтиҗә ясый.

Моңа кадәр Бельгиядә бер фермер хатынны агрессив сыер сөзеп имгәткән булган. Хуҗа хатын бозауны алып китә дип курыккан хайван котыра һәм хатынны сөзеп ташлый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100