«Урланган бәхет» китабы турында: «Мин ышанам – бу китап тулысынча сатылып бетәчәк»
Бүген «Татмедиа»да журналист һәм танылган блогер Фәгыйлә Шакированың «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыккан «Урланган бәхет» дип исемләнгән хикәяләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды.
Кесә китабына Фәгыйлә Шакированың социаль челтәрләрдә укучылар яратып кабул иткән хикәяләре тупланган. Автор әсәрләренең нигезендә тормышта очраган кешеләр, аларның язмышлары һәм күңелендә уелып калган вакыйгалар ятуын сөйләде.
– Мин радиода эшләгәндә 50, 55, 60 яшьлек апалар килә иде. Алар чиратта торып, үзләренең фаҗигале язмышларын, хәлләрен сөйлиләр иде. Ә мин, радиода яңа гына эшли башлаган яшь кыз, шуларны тыңлыйм, кулымнан килгәнчә ярдәм итәм.
Журналист һәм танылган блогер Фәгыйлә Шакирова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Берсендә бер әбидән килгән хатны укыдым. Ул: «Килегез, зинһар, хәлемне белегез», – дип язган иде. Психиатрия диспансерына бардым. Табиб белән сөйләштем. Палатада ак яулыклы 4 әби утыра… Аларны үз туганнары, балалары шунда илтеп тапшырганнар. Шул әбиләр белән сөйләшәм, хәлләрен беләм. Шул җирләрдә күңелемдә ниндидер курку калды. Бер әбинең күз карашы әле дә күз алдымда тора. Ул миңа: «Барысы да яхшы. Пенсияне генә бирсеннәр иде, җимеш ашыйсы килә», – дигән иде. Менә шундый хәлләр күңелдә калган. Аннан әкренләп яза башладым, – дип сөйләде ул.
«Китап чыгару – аудиторияне киңәйтергә мөмкинлек бирә»
«Урланган бәхет» – «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыккан 31нче китап. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, бүген ул татар телендә нәшер ителә торган иң популяр китап серияләренең берсе.
– Тарихта булмаган вакыйга – бүгенге көндә татар әдәбиятында иң күп тиражлы сериянең 31нче китабы чыкты. Соңгы серияләре 3әр мең экземпляр белән чыгып бара. Әле мондый тиражда мондый зур сериянең татар телендә чыкканы юк иде. Бүгенге көндә ул – иң популяр татар телендә нәшер ителүче серия. Әлбәттә, безнең коллектив, «Татмедиа» өчен бу зур сөенеч. Бу – язучыларыбыз гына түгел, укучыларыбыз да барлыгын күрсәтә, – диде ул.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Шамил Садыйков Фәгыйлә Шакирова китабының тиз арада сатылып бетәчәгенә ышанычын белдерде.
– Фәгыйлә кеше арасында йөри. Көн саен иртәдән кичкә кадәр кеше белән аралаша. Аның аркылы меңләгән төрле тарих, тормыш-язмышлар үтә. Аның тормышы бик кызыклы фактурага бай, шуңа күрә аның өчен китап чыгару табигый дип уйлыйм. Бу тарихларны үзеңдә генә тотмыйча, туплап, матур итеп язарга кирәк.
Аның блогер булуы безнең өчен икеләтә сөенеч. Социаль челтәрләрдә эшләгән кеше өчен китап чыгару – аудиторияне киңәйтергә мөмкинлек бирә. Мин ышанам: бу китап тулысынча сатылып бетәчәк. Китапның сатылуы – ул китапның сыйфатының төп күрсәткече. Әгәр китапны укымасалар, ул киштәләрдә, китапханәләрдә ятса – бу начар. Кеше үз кесәсеннән чыгарып, акча түләп, ул китапны укый икән – бу әсәрнең, әдәбиятның сыйфатына бер күрсәткеч, – дип сөйләде Шамил Садыйков.
Кичәгә Фәгыйлә Шакированың дуслары, хезмәттәшләре, укучылары һәм блогына язылучылар килгән иде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Авторның блогер булуы да Татарстан Язучылар берлеге өчен зур әһәмияткә ия»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева үз чыгышында авторның блогер буларак эшчәнлегенә дә тукталды. Аның фикеренчә, социаль челтәрләр бүген язучы белән укучы арасындагы элемтәне ныгыта һәм әдәбиятны киңрәк аудиториягә җиткерергә ярдәм итә.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– Авторның блогер булуы да Татарстан Язучылар берлеге өчен зур әһәмияткә ия. Без һәрвакыт андый авторларга зур кызыксыну белән карыйбыз, зур өметләр баглыйбыз. Кайберәүләр әйтер: «Блог ул – әдәбият түгел», дип, ләкин тарихка күз салсак, элек-электән беренче газета-журналларда шагыйрьләр, язучылар үзләренең төрле шигырьләрен, проза әсәрләрен куеп барганнар һәм шулай халыкка танылганнар.
Замана үзгәрә тора һәм халыкка танылуның төрле яңа юллары барлыкка килә. Әгәр язучы бу юллар белән таныш булмаса һәм халык күңеленә керүнең шушы юлларын эзләмәсә, ул бүгенге көндә танылу ала алмый торгандыр. Гел язып кына утырган, бик яхшы китаплар чыгарган язучыларның һич кенә дә дәрәҗәсен төшерәсе килми, алар да таныла. Шушындый хатын-кыз лирикасын алга сөргән, тормышны төрле яклап күрә белгән, шушы тормышны әсәрләрендә сурәтли алган, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, тарихын, сөйләшүләрен, интервьюлар аша үз иҗатында таныта алган блогерлар – ул, әлбәттә инде, татар теленең үсешенә, әдәбият үсешенә зур йогынты ясый торган шәхесләр, – дип белдерде ул.
Кичәне лирик җырлар белән Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр башлап җибәрде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кичәне «Урланган бәхет» китабының әдәби мөхәррире Рафис Корбан алып барды. Шулай ук чарада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы һәм юмор остасы Алмаз Хәмзин, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр, Татарстанның атказанган артисты Нурзадә, «Әдәби марафон» проектына нигез салучы, «Белем» порталы җитәкчесе, «Татнет йолдызлары» бәйгесен оештыручы Раил Гатауллин, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Хәсәншина һәм башкалар катнашты.