Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үрелгән тавык ите рецепты

news_top_970_100
Үрелгән тавык ите рецепты
Фото: Айгөл Бариеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә тавык итен үреп пешерү рецепты белән уртаклашкан.

Тавык түшен тасмалап кисәргә һәм 1 сәгатькә соус белән болгатып куярга.

Соус өчен 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы горчица, 100 мл соя соусы һәм тәмләткечләр кирәк була.

Аннары тавык итен толым кебек үрергә, итнең ике башын да шпажка белән беркетеп куярга. Табага үсемлек мае салырга һәм «толымнырның» ике ягын да кыздырып алырга, капкачын ябып, 10 минут пешерергә.

Пешеп чыккач, шпажкаларны алырга һәм табынга матур итеп бирергә. Гарнирга яраткан ризыгыгызны (бәрәңге, ярмалар) әзерли аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100