Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уразованың монда ни эше бар?» - Ләйсән Гыймаева үзен кабатлауда кемне гаепли?

Җырчы Ләйсән Гыймаева Инстаграм битендә беркемне дә кабатламаска өндәгән. Турыдан-туры әлеге сүзләрнең кемгә адресланганын әйтмәгән.

news_top_970_100
«Уразованың монда ни эше бар?» - Ләйсән Гыймаева үзен кабатлауда кемне гаепли?
Абдул Фархан

«Беркемне дә кабатлама! Үзеңчә уйла, үзеңчә яшә, үзеңнең юлыңны тап! Бу — минем тормыш девизым!

Кушыл!» — дип язган җырчы.

«Әгәр сине кабатлыйлар икән, димәк, син чыннан да яхшы әйбер тормышка ашыргансың. Үзләренекен уйлап чыгарырга акыллары җитмәгән», — дип үз фикерен өстәгән Булат Бәйрәмов.

Инстачыларның күбесе әлеге пост Гүзәл Уразованың тиздән башланып китәчәк ябыгу марафонына бәйле дип уйлаганнар. Чөнки Ләйсән Гыймаева да нәкъ шундый марафон башлап җибәргән иде.

«Уразованың марафонын күреп, мин дә сезне кабатлый дип уйладым! Сез — афәрин!», «Ул марафоннар күптән бар ич инде, Ләйсән уйлап тапмаган», «Бер үк вакытта бер төрле проект башлап җибәрү бик үк матур түгел шул», Нәрсәсе матур түгел инде аның? Күп артистлар бер-бер артлы бала таптылар. Бу нәрсә дә бер-берсеннән кабатлый яисә матур түгел дип аталамы?», «Күптән кабатлыйлар бит инде. Вайн да төшереп карадылар», «Ләйсән ханым, башкаларга үрнәк булгач, афәриннән башка сүз юк», «Уразованың монда ни эше бар? Беләсең килсә, Уразова барыннан да шәбрәк», — дип яза алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100