Гүзәл Уразовадан «фирменный» салат рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: пешкән тавык, суган, гөмбә, пешкән йомырка, сыр, бизәү өчен — ананас һәм анар, яшеллек.
Тавык итен пешерергә, саламлап турарга. Суган белән гөмбәне турарга, үсемлек маенда кыздырырга. Йомырканы һәм сырны угычтан уарга. Салатның һәр катына майонез ягарга.
Әзер салатның өстенә ананас кисәкләре, анар һәм яңа өзелгән укроп белән бизәргә була.
Тәмле булсын!