Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уразова керләрне кул белән юа: Суга төшкән телефонны коткару өчен Гүзәлдән лайфхак

"Болар барысы да пүчтәк "авыл "уборныена" төшкәнне уйлап карагыз", - дип шаярта инстачылар.

news_top_970_100
Уразова керләрне кул белән юа: Суга төшкән телефонны коткару өчен Гүзәлдән лайфхак
Инстаграмдагы видеода җырчы Гүзәл Уразова кул белән кер юып маташа. Үзе шул чакта телефоннан сөйләшә. Бер мизгелдә телефон суга төшеп китә. Шушы вакыйгадан соң, Уразова суга төшкән телефонны коткару серен инстаграмга язып куйды.

  • Быел җәй уртасында җырчы Гүзәл Уразова инстаграмда файдалы киңәшләр рубрикасын башлаган иде.   

"Һәркайсыгызның диярлек телефоны суга төшкәне бардыр?! Аннан соң ничек? Эшләдеме? Минеке шулай 2-3 көн эшләгән кебек булды да, аннары экранда кара таплар барлыкка килде. Ə аны вакытында дөрес киптерәсе булган икән! 
 
#лайфхакотуразовой рубрикасын дәвам итеп, бүген кечкенә бер сер белән бүлешәм. Суга төшкән телефон алга таба да яхшы эшләсен дисәгез, сим-картасын, флешкасы булса - аны чыгарып, яхшылап сөртеп, салфеткаларга төреп, дөге эченә салып куярга кирәк. Көн дәвамында шунда тотыгыз. Дөге үзенә бөтен дымны сеңдереп бетерер. Һәм телефоныгыз, берни дә булмагандай, еллар буе сезгә хезмәт итәр", - дип язган җырчы.

Инстачылар үз тарихларын язып калдырган. Телефоннар бәдрәфкә, елгага, сулы чиләккә, хәтта кайнар шулпага да төшә икән. Гүзәл Уразова постына комментарийлардан аңлашылганча, күпчелек очракта телефоннар унитазга төшеп китә икән. "Болар барысы да пүчтәк "авыл "уборныена" төшкәнне уйлап карагыз", - дип шаяртучы да табылган.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Һәркайсыгызның диярлек телефоны суга төшкәне бардыр?! Аннан соң ничек? Эшләдеме? Минеке шулай 2-3 көн эшләгән кебек булды да, аннары экранда кара таплар барлыкка килде. Ə аны вакытында дөрес киптерәсе булган икән! #лайфхакотуразовой рубрикасын дәвам итеп, бүген кечкенә бер сер белән бүлешәм. Суга төшкән телефон алга таба да яхшы эшләсен дисәгез, сим-картасын, флешкасы булса - аны чыгарып, яхшылап сөртеп, салфеткаларга төреп, дөге эченә салып куярга кирәк. Көн дәвамында шунда тотыгыз. Дөге үзенә бөтен дымны сеңдереп бетерер. Һәм телефоныгыз, берни дә булмагандай, еллар буе сезгә хезмәт итер! Пост башында биргән сорауга кире әйләнеп кайтам. Сезнең телефон белән нинди маҗаралар булганы бар? Суга төшкәннән соң эшләдеме? Ничек киптердегез? #гузельуразова #лайфхак

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100