Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уразавылда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын чылбырга бәйләп куйган

Уразавылда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын чылбырга бәйләп куйган

news_top_970_100
Уразавылда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын чылбырга бәйләп куйган
Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл авылында яшәүче 32 яшьлек Рамил исемле ир-ат элеккеге хатынын чылбыр белән батареяга беркетеп куйган. Рамил элеккеге хатынын үзе янында тоту, балалары белән күбрәк булу өчен алдан план корган. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.

Хатыны белән очрашыр алдыннан, Рамил йокы бүлмәсендәге җылыту батареясына чылбыр беркетеп куя. Шуннан соң ул элеккеге хатынын өенә чакыра, балаларын да алып килергә сорый.

"Мин аның өйдә икәнен белмәдем, ишекне үз ачкычым белән ачып кердем. Рамил урамда көтеп торган, ул минем арттан килеп керде. Мин чыгып китмәкче идем, анда торасым килмәде, талаша башладык. Балаларны мультик карарга кертеп җибәрдек, алар талашны ишетмәсен дидек. Бер мизгелдә ул мине эләктереп алды да өстерәп бүлмәгә алып керде. Ул минем аягымны чылбыр белән батареяга беркетеп куйды. Аны гайка белән борып, ныгытты. Мин үзем котыла алмадым", - дип сөйли 34 яшьлек Эльвира.

Эльвира кырык минут чамасы элеккеге иренә ялвара, җибәрүен сорый. Рамил исә үз шартларын куя. Ул балалары белән ешрак очрашуны, ашарга пешерүне таләп итә. Эльвира бу шартларга ризалаша һәм Рамил чылбырны ычкындыра.

Эльвира башка бүлмәгә чыгып китә һәм балалардан телефон алып, полициягә шалтырата.

Хәзер Рамилгә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100