Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уразаның нинди файдасы бар?

news_top_970_100
Уразаның нинди файдасы бар?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

«Хозур дин турында» телеграм-каналында уразаның файдасы турында аңлаталар.

Уразаның тәнебезгә файдасы бармы, яки ул бер гыйбадәт буларак кына барамы?

Ураза – гыйбадәт, ул Аллаһы Тәгалә өчен башкарыла. Әмма Аллаһы Тәгаләнең өстебезгә йөкләгән һәр гыйбадәтендә тәнебезгә дә, рухи халәтебезгә дә файда бар.

Ураза ризык кабул итүдән генә тыелу түгел, безнең уй-фикерләребез дә уразада.

Рамазан аенда кеше төрле начар фикерләрдән, гайбәт сөйләүдән тагын да күбрәк тыелып тора.

Шулай ук тәнебез дә пакьләнә: ашказаныбыз ел дәвамында җыелган зыянлы, токсинлы матдәләрдән арына.

Ураза – ул Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр өчен шөкер итү.

Шөкер итү акыл ягыннан да, шәригать буенча да фарыз. Ураза фәкыйрьләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Байларга ел буе ач торган фәкыйрьләрнең хәленә төшенергә ярдәм итә. Ураза шәһвәтне (җенси теләкләрне) тыя, чөнки күзгә матур булып күренгән нәрсәләр җенси теләкләрне уята. Ач торганда исә тыелып калып була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100