news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уразаның фарыз булу шартлары

news_top

Уразаның фарыз булуы шарты берәр кешенең ураза гыйбадәте җаваплылыгыннан, фарыз ураза­ның берәр кешегә йөкләнгән бурыч буларак билгеләнүеннән гыйбарәт. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында аңлаталар.

Уразаның шартлары:

  • Мөселман булу.
  • Сәламәт акыллы булу.
  • Балигъ булу.

Балигъ булмаган (бала) кешегә ураза фарыз түгел, чөнки шәригать тәкъдиме балаларга кагылмый.

Яхшыны яманнан аера белгән сәламәт акыллы кыз һәм ир балаларның уразалары, намазда булулары кебек, дөрес санала. Ураза тотарга хәлләреннән килерлек, физик үсешләре мөмкинлек бирерлек булган очракта 7 яшьлек балаларга тәрбия кылган кешеләре тарафыннан уразаның әмер ителүе кирәк. 10 яшен тутырганда аларны ураза тотарга мәҗбүр итәргә кирәк. Баланың ураза тота алуы, ягъни хәленнән килүе, шулай ук, игътибарга лаек шарт, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар