Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уразаны юкка чыгара, ач торуга гына әйләндерә торган иң зур гамәл ул – ялган»

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә ялганны потларга табыну белән хәтта бер тигезлеккә куйды, ди вәгазендә Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

news_top_970_100
«Уразаны юкка чыгара, ач торуга гына әйләндерә торган иң зур гамәл ул – ялган»
Татар информ

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ураза дәресләренең 3нчесендә тел уразасы турында сөйли.

«Әссәләмү галәйкүм, кадерле дин кардәшләрем. Рамазан дәресләрен дәвам итеп, ураза тотуның иң авыр, иң мәшәкатьле төренә керәбез, ул да булса – тел уразасы.

Аллаһы Тәгалә, үзенең хикмәте белән, безнең тәнебезгә бер кечкенә генә әгъза бирде. Әмма шушы кечкенә әгъза бөтен дөньяны бутый. Бу – тел. Һәм шушы телне йөгәнләү, аны тыю өчен, Аллаһы Тәгалә ике койма тотты. Беренчесе – иреннәр, икенчесе – теш. Ләкин шушы ике коймага карамастан, тел үткен һәм сөясез, әллә нинди сәбәпләр белән дә ул һаман чыга, күп вакытта безнең акылыбыздан да, уй-фикеребездән дә алда чабып, безне бик күп үкенечле-аянычлы хәлләрдә калдыра. Шуңа күрә мөселман кешесе үзенең телен тыярга өйрәнергә тиеш. Уразасын тотучы сакланырга тиеш буш файдасыз сүзләрдән, буш файдасыз бәхәсләрдән. Ул тыелырга тиеш кеше белән талашып, әрләшеп йөрүләрдән, ялган кебек зур гөнаһтан, булмаганны сөйләүдән. Ул тыелырга тиеш бозык, сүгенү сүзләрдән. Шулай ук, тыелырга тиеш кешене яманлау, кешенең дәрәҗәсен төшереп, гайбәт сөйләп йөрүләрдән, яла ягулардан. Шулай ук, мөселман кешесенең теле тыелырга тиеш каргаудан, ягъни, «Аллаһның ләгънәте, каһәре төшсен» дип, кешеләрне каргап йөрүләрдән. Чөнки күп вакытта адәм баласының каргышы үзенә төшә, нахакка кеше каргаганы өчен. Шулай ук, тел тыелырга тиеш кешеләрне мыскыллап, көлеп сөйләшүләрдән. Менә бу нәрсәләр бик мөһим булып тора.

Әлбәттә, алдан сөйләшкәнчә, тел уразасы Рамазан белән генә чикләнми. Кеше гомер буе телен тыярга тиеш. Ләкин Рамазан уразасы безне шушы телне ураза тоттыруда тагын да ныграк ярдәм итә һәм ныгыта. Сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә нәрсә ди: «Әгәр дә кеше ураза тотса, ул үзенең телен ялганнардан тыйсын, һәм үзен әдәпсез тотмасын», – диде. Әгәр ураза тотучыны кемдер орышырга тотынса, мәсәлән, килеп, аңа теләсә нәрсә әйтә башласа, яки хәтта аның белән сугышырга керешсә, ул: «Мин уразада», – дип әйтсен. Ягъни моның мәгънәсе: «Мин тыелам синең белән сугышудан, әрләшүдән», – дип, сөекле пәйгамбәребез нәсыйхәт бирде, бу хәдис Бохари һәм Мөслим җыентыкларында килә.

Имам Әл-Куртуби әйтүенчә, әлеге хәдис кешегә уразадан башка вакытларда әрләшсәң дә була, уразада түгел икән, кеше белән сугышып, золымлык кылып яшәсәң дә була, дигәнне аңлатмый. Әмма ләкин бу нәсыйхәт исебезгә төшерә: «Уразада булсаң, телеңне тагын да тыярга өйрән! Уразада булсаң, нәфесеңне ачуга бирелеп, кешеләр белән әрләшеп, сугышып йөрүдән тагын да тый, тәрбиялә, дип аңларга кирәк», – диде.

Сөекле пәйгамбәребез үзенең шактый ук куркыныч бер хәдисендә нәрсә дип кисәтте: «Кем дә кем ялган сөйләвен һәм ялган белән эш итүен калдырмый, үзенең әдәпсезлеген калдырмый икән, Аллаһы Тәгаләгә аның ризыгын һәм эчемлеген калдыруда ихтыяҗ юк», – диде. Аллаһка аның ач йөрүе кирәкми, диде. Аллаһ сакласын, менә мондый кискен кисәтүе пәйгамбәребезнең, әгәр дә гайбәттән тыелмыйсың икән, әгәр дә һаман кеше алдап яшисең икән, ураза тотып йөрмә дә, дип аңларга ярамый. Әмма ләкин җәй көннәрендә 17-19 сәгать ашаудан-эчүдән тыелу җиңел түгел, хәлсезләнәсең, дәрт төшә. Әгәр дә шулай көне буе ач килеш, кибегеп, иза чигеп, ахыр чиктә Аллаһның рәхмәте белән фәрештәң гамәл дәфтәренә язып куйса: «Бу 18 сәгать ач йөрде», – дип, «ураза тотты» дип түгел, «ач йөрде» дип язып куйса, һәм кыямәт көнендә: «Кая соң әле минем уразаларым?» – дип сорагач, «Гамәл дәфтәрендә монда уразалар күренми, монда синең ач йөрүләрең генә күренә», – дисәләр, бер дә рәхәт һәм күңелле булмас шул.

Сөекле пәйгамбәребезнең шушы һәм күп кенә башка хәдисләренә, нәсыйхәтләренә күз салсак, без күрәбез: уразаны юкка чыгара, ач торуга әйләндерә торган иң зур гамәл ул – ялган. Бу гамәл, беренчедән, Аллаһ каршында бик куркыныч, бик гөнаһлы, кабәхәт эш булып тора. Икенчедән, бу гамәлне күпләр гөнаһ дип тә белми. Карагыз: күпме ялган кергән бүген безнең тормышыбызга! Хәтта күпләр аны ялган дип тә күрмиләр. Базарга чыксаң, күпме кеше: кемдер җимешен сатканда алдый, машина сатучы счетчикны әйләндерә, өйгә кайткач: «Кая йөрдең?» – дип хатыны сораса, ире алдый, балалар әти-әнине алдый, әти-әни баланы алдый... Ялган бик нык таралган. Шуңа күрә ураза гыйбадәте безне өйрәтә шушы ялганнан китәргә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә ялганны потларга табыну белән хәтта бер тигезлеккә куйды. Хаҗ сүрәсенең 36нчы аятендә Аллаһ нәрсә ди? – «Потларга табынмагыз һәм алдашмагыз! Ялганнан китегез!» – диде, ягъни бер дәрәҗәгә куйды.

Ялган – ул безнең җәмгыятьне җимерә, илне җимерә, милләтне җимерә торган әйбер булып тора. Ураза безне шушы нәрсәдән ерагаерга тәрбияли. Сөекле пәйгамбәребез: «Ачы булса да хакыйкать, дөресен әйт», – диде. Шуңа күрә Раббым Аллаһ күңелләребезне икейөзлелектән сакласын, гамәлләребезне риядан – кеше күрсен, кеше мактасын, дип эчкерлек белән кылудан сакласын. Телләребезне ялганнардан имин кылсын. Уразаларыбыз ач торуга әйләнмәсен.

Исән-имин булыгыз».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100