«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында ураза тотканда укол ясату турында аңлаталар.
Уразада килеш укол ясатырга ярыймы?
Әгәр сезгә ясатырга кирәкле укол составында туклыклы матдәләр булмаса (әйтик, глюкоза, физраствор һ.б.), укол ясату уразаны бозмый, Ин шаа Аллах!