news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ураза вакытында шайтаннар кайда була?

news_top
Ураза вакытында шайтаннар кайда була?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында Рамазан ае турында хәбәрләр биреп баралар.

«Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар баглана», – дигән сүзләрен тапшырган.

Шушы хәдистән аңлашылганча, Рамазан аенда Аллаһының рәхмәте иңәр һәм шәйтаннар бикләнер, багланыр һәм ураза тотарга комачауламаслар. Күпләребезнең сизгәне бардыр, башка айлардан аермалы буларак, Рамазан аенда ураза тоту аеруча җиңел, һәм гөнаһлар да аз кылына», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар