Ураза вакытында онытылып ялгыш ашаган кешегә нишләргә?
Ураза тотканын онытып, кеше ашый башларга мөмкин.
Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.
- Ураза тотканын онытып ялгыш кына ашаган кешегә исенә төшкәч тә, шунда ук ашаган матдәләрне төкерергә кирәк. Әгәр дә ашап бетергән булса инде, ул вакытта уразаны бары тик дәвам итәргә. Чөнки ул онытылып ашады икән, Аллаһ Тәгалә аны үзе ашатты дигәнне аңлата. Һәм дә бу уразаны бозмый. Онытылып ашау ул уразаны бозмый.