news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ураза тотучыга күзгә дару салырга, теш дәваларга, укол ясатырга, кан бирергә ярыймы?

Рамазан аенда да сәламәтлекне кайгыртырга кирәк була.

news_top
Ураза тотучыга күзгә дару салырга, теш дәваларга, укол ясатырга, кан бирергә ярыймы?
Сорауларга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.- Рамазан аенда ураза тотучыга күзгә дару салырга ярый.Теш дәвалаганда укол ясау үзе уразаныбозмый, шулай ук тешне дәвалау да бозмый, ләкин монда йотып җибәрү куркынычы бар. Әгәр дә укол ясаганда чыккан даруны, су белән чайкаганда суны йотып җибәрсә, ул уразаны боза. Әгәр дә кешегә зыян китермәсә, донор буларак кан бирергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар