Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза тотучы кешегә хәләлен үбәргә ярыймы?

Уразалы кешенең үз хатыны белән киемсез килеш бер-берсенә сарылулары, нәфесен буйсындыра алса да, алмаса да — мәкруһ була, диелә җавапта.

news_top_970_100
Ураза тотучы кешегә хәләлен үбәргә ярыймы?
Владимир Васильев

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында ураза тотучы кешегә мәкруһ гамәлләр турында аңлатма бирелә.

«Ураза тотучының хәләлен үбүе дә мәкруһ», диелә бу хәбәрдә.

Бушану яки җенси якынлык кылмаячакларына ышанычлары булмаса, ураза тоткан кешенең хатынын үбүе һәм башкача дәвам итәчәк мөнәсәбәте мәкруһ була. Чөнки болар уразаның бозылуына сәбәп булырга мөмкин. Ләкин үзләренең гамәлләреннән имин булсалар, моның бернинди зыяны юк. Мәсәлән, әнсарлардан берсе Ата Ибн Ясар (радыйаллаһу ганһү) болай дигән:

«Рәсүлүллаһ саләллаһу галәйһи вәссәләмнең чорында уразалы кеше хатынын үпкән. Соңыннан хатынына бу хакта Пәйгамбәребездән (саләллаһу галәйһи вәссәләм) сорарга кушкан. Хатыны Рәсүлүллаһтан (саләллаһу галәйһи вәссәлам) сорагач, ул:

«Һичшиксез, Рәсүлүллаһ та (саләллаһу галәйһи вәссәләм) моны эшли», — дип җавап кайтарган.

Хатын бу җавапны иренә кайтып сөйләгәч, ул: «Пәйгамбәребезгә кайбер мәсьәләләрдә аерым рөхсәт бирелгән булырга мөмкин. Син бар, яңадан сора», — дигән. Хатын Рәсүлүллаһка (саләллаһу галәйһи вәссәлам) барып, иренең бу сүзен сөйләгән. Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм):

«Аллаһтан иң күп курыккан да, Ул билгеләгән чикләрне башкалардан яхшырак белүче дә мин», — дип әйткән (Әхмәд Ибн Хәнбәл, «Әл-Мүснәд», 5/434; Хәйсәми, 4966, 3/389).

Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Рәсүлүллаһтан (саләллаһу галәйһи вәссәләм) бер яшь кеше, ураза тоткан чакта үбәргә ярыймы, дип сораган. Аңа Пәйгамбәребез «үбәргә ярамый» дип җавап кайтарган. Бер карт кеше шушы ук сорауны биргәч, аңа «ярый» дигән һәм: «Яшьләр картлар белән бер түгел», — дип тә өстәгән (Табәрани, Әвсад, Хәйсәми, № 4963, 3/388-389).

Уразалы кешенең үз хатыны белән киемсез килеш бер-берсенә сарылулары, нәфесен буйсындыра алса да, алмаса да — мәкруһ була. Фикыһ китапларында мондый күренешне «фәхешкә керешү» дип атаганнар. Уразалы кешенең хатынының иреннәрен суырып үбүе дә мәкруһ була. Моны «фәхешнең башы» дип атаганнар, дип аңлатыла «Рамазан-2020.Төп сораулар» бүлегендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100